Реклама
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде.
Шулай итеп, әгәр температура 23 градустан түбән булса авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен дәресләр кичектереләчәк, ә 25 градуска кадәр түбән булганда - шәһәр мәктәпләрендә; 25 градустан түбән булганда - авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар өчен; 27 градуска кадәр салкын булганда шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен; 30 градус салкын булган очракта - авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен; 32 градуска кадәр салкын булганда - шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен.
Шулай ук ачык һавада физкультура дәресләре үткәрү өчен температура режимы ачыкланды. Шулай итеп, 12 яшькәчә балалар өчен температура 9 градус салкыннан түбән булмаганда, җилсез көндә; 5м/с тизлектә җил, 6 градуска кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 3 градуска кадәр салкын булганда урамда дәресләр алып бару мөмкин. 12-13 яшьлек балалар өчен җилсез 12 градус салкын көндә, 5 м/с тизлектә җил, температура 8 градустан түбән булмаганда; 6-10 м/с тизлектә җил, температура 5 градустан түбән булмаганда. 14-15 яшьлек укучылар өчен 15 градуска кадәр салкын һәм җил булмаганда, 5 м/с тизлектә җил һәм 12 градуска кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил, 8 градуска кадәр салкын булганда. 16-17 яшьлек өлкән сыйныф укучылары өчен - 16 градуска кадәр салкын көндә урамда спорт белән шөгыльләнү мөмкин, 5 м/с тизлектә җил һәм 15 градуска кадәр салкын булганда, 6-10 м/с тизлектә җил һәм 10 градуска кадәр салкын булганда. Әгәр җилнең тизлеге 10 м/с артып китсә, физкультура дәресләрен ачык авада үткәрү рөхсәт ителми, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы