Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР мөфтие төзәтмәләр буенча тавыш бирү турында үз фикерен белдерде

Мөселманнарга Конституциягә төзәтмәләр мәсьәләсе буенча теләктәшлек күрсәтү һәм үз позициясен белдерү бик мөһим, дип билгеләп үтте ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең видео мөрәҗәгатендә.

ТР мөфтие төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү турында: дин тотучыларга читтә калмау бик мөһим.

 Илнең Төп законын үзгәртү гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, милли һәм тел мәсьәләләрен хәл итүгә ярдәм итәчәк.

Мөселманнарга Конституциягә төзәтмәләр мәсьәләсе буенча теләктәшлек күрсәтү һәм үз позициясен белдерү бик мөһим, дип билгеләп үтте ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең видео мөрәҗәгатендә.

«Бу бик җитди карар, ул безнең милли мәсьәләләргә, тел мәсьәләләренә, гаилә кыйммәтләренә кагылачак. Шуңа күрә без барыбыз да моның өчен җаваплылык тотачакбыз. Диндар кешеләргә, аларның тавышы ишетелсен өчен, читтә калмаска кирәк», — дип ассызыклады Сәмигуллин.

Коръәндә дин тотучыларның Аллаһы Тәгаләгә, пәйгамбәргә һәм үз җитәкчеләренә буйсынырга тиешлеге әйтелә, дип искәртте мөфти. Шуңа күрә мөселманнарга теләктәшлек күрсәтергә һәм тавыш бирергә килергә кирәк.

Элегрәк төзәтмәләр турындагы фикерләре белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса