Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР мөфтие Башкортстанда яшәүче мөселманнарга: Туган телгә һәм милләткә хыянәт итмәгез

Бүген Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфаның «Ихлас» мәчетендә җомга намазын алып барды.

Бирегә ул шушы мәчет имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Галләмов чакыруы буенча килгән . Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомгага җыелган мөселман кардәшләр алдында Камил хәзрәт ике  халык арасында татулык турында вәгазь сөйләде.Ул ике  милләт арасындагы туганлык җепләрен, кардәш һәм күрше хакларын, дини һәм милли гореф-гадәтләрне сакларга чакырды."Әгәр туган телләребезне онытсак, оныкларыбыз безне дә онытачак.Туган телегезне һәм милләтегезне сатмагыз — бабаларыгызга хыянәтче булмагыз!»- диде Камил хәзрәт.

Вәгазьдән соң Камил хәзрәт җомга намазын алып барды

Фото:dumrt.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса