Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары АГНИ студентлары белән очрашты

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, Табигатьне саклау буенча ТР баш дәүләт инспекторы Рамил Низамов Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары белән очрашты.

Булачак нефтьчеләр белән ул шәһәребезнең экология проблемалары, яңа технологияләр турында сөйләште.

Нефть чыгару һәм экология турыдан-туры бәйләнештә. Табигатькә зыян салмыйча гына ничек итеп авыр нефть ятмаларын табарга, сулаган һаваны, эчкән суны, җиребезне сакларга - сөйләшердәй сүзләр күп иде. Үз чыгышын да баш инспектор күпләрне борчыган су чисталыгыннан башлады. Моннан берничә ел элек Әлмәт янәшәсендә агучы Дала Зәе елгасының төп дошманы нефть булса, бүген исә хәлләр башкача. Канализация һәм чистарту корылмаларыннан чыккан пычрак сулар - менә төп сәбәпчеләр. Республиканың баш инспекторы студентларга шәһәрдәге чистарту корылмаларына яңа технологияләрне гамәлгә кертүне йөкләмә итеп куйды:

- Моннан берничә еллар элек төзелгән корылмалар шәһәр канализациясе суларын чистартып өлгерми. Яңа технологияләр проектта бар. Аларны булдыру бер мәсьәлә, тормышка ашыру икенче - югары квалификацияле белгечләр кирәк. Кайда эшләсәгез дә, сезгә монда яшисе, шушы суны эчәсе. Бу проблеманы да сезгә хәл итәсе, - диде Рамил Низамов.

Яшьләр Әлмәттәге начар һаваны да читләтеп үтмәделәр, сәбәпләрен эзләделәр. Шәһәребез җан башына туры килгән машина саны буенча алдынгы урында, эре предприятияләр дә күп. Алар бүлеп чыгарган газлар, авыр парлар, күкертле водород - һәммәсе шәһәр өстендә томан кебек эленеп тора.

- Шәһәр төзегәндә аның урынын билгеләү бик мөһим. Берәр мегаполис булдырырга уйласагыз, аны Әлмәт кебек түбән урында, чокырда төземәгез - дип шаяртты баш инспектор. Яшьләр Әлмәтне урап узу юлының икенче өлеше кайчан төзелеп бетүе белән дә кызыксынды. Чөнки ул һава сафлануына җирлек бирер иде. Студентлар моны яхшы аңлый. Үз чыгышында министр урынбасары да: "Әлмәт - урап уза торган юлы булмаган бердәнбер шәһәрдер", - диде.

Очрашуда башка проблемаларны да күтәрделәр. Нефть табуның җиргә зур зыян салуын, яр буйларында капиталь ремонттан соң калган скважина торбаларының аунап ятуын, шәһәр урамнары чисталыгы - һәммәсен уртага салып сөйләштеләр. Тулаем алганда, Рамил Низамов соңгы еллардагы үзгәрешләрнең бары уңай якка булуын гына искәртте:

- 20 ел элек Әлмәтнең экология торышы гел үзгә иде. Нефтьчеләр башкаласы бүген алга бара. Проблемалар бар билгеле. Әмма аларның һәммәсен дә бергәләп чишеп була. Бары белемле булырга, эшләргә генә кирәк."

Сүз уңаеннан

Министр урынбасары Әлмәт халкын борчыган барлык проблемаларны фотога, яки видеога яздырып uslugi.tatar.ru сайтында эшләп килүче "Халык контроле" бүлегенә "эләргә" тәкъдим итте. "Анда күтәрелгән проблемаларның берсе дә чишелмичә калмый. ВКонтакте, Фейсбук, Одноклассники сайтларына караганда да, ул бүлек актуаль һәм кызык - юри генә булса да кереп карагыз", - диде ул.

Филүзә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса