Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ата-аналар өчен яңа сервис эшли башлады

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) ата-аналар өчен яңа сервис эшли башлады. Хәзер алар балаларын иҗат йортларындагы түгәрәкләргә, сәнгать, музыка, спорт мәктәпләренә урнаштыру өчен гаризаны онлайн режимында юллый ала. Түгәрәкләр һәм секцияләр исемлеге Татарстанның Электрон мәгарифе сайтының "Учреждениеләр" бүлегендә китерелә.

Әлеге сервис яңа уку елына туры китереп эшләтеп җибәрелде. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ул бик тиз арада ата-аналар арасында популярлашып киткән. Сентябрь аенда гына алардан электрон формада 305 меңнән артык гариза алынган.
ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланучылар саны да арта бара. Гыйнвар башында порталның уникаль файдаланучылары саны 216 мең булса, бүген 280 мең.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250