Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР дәүләт хезмәтләре Порталы аша түләүләр күләме ике тапкыр арткан

2014 елның 7 аенда ТР дәүләт хезмәтләре Порталы аша 1,5 млрд сумлык 1,4 миллионнан артык түләү башкарылган.

Ел башыннан алып, татарстанлыларга 16 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелгән, теркәлгән кулланучыларның гомуми саны 1 миллионнан артып киткән. 12 миллион электрон мөрәҗәгать, 805 меңнән артык электрон гариза теркәлгән, 1,6 миллионнан артык кеше табибларга язылган.


2013 елның шул чоры белән чагыштырганда, электрон мөрәҗәгатьләр саны 1,7 миллионга арткан, гаризалар саны - 201 меңгә, ә түләүләр күләме 2 тапкыр күбрәк.


Порталга керүчеләр саны 1 млн чамасы арткан, хәзер электрон хезмәтләрдән 3,6 миллионнан артык кеше куллана дигән сүз.


Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250