Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре контрафакт хәмергә каршы көрәшә

Республикада яшәүче кайберәүләребездә ничек тә җиңел генә акча эшләү омтылышының чиге-чамасы юк...

Әнә 2014 елның 3 февралендә Лениногорскида яшәүче берәү алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензиягә ия булган кибетләргә көндәшлек тудырырга маташып булса кирәк, бер кибет янында ук шалкан бәясеннән - 300 сумнан Казахстанда җитештерелгән AL FARABI коньягын сатарга карар иткән. Әле ярый, полиция хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре сатучының сәүдә эшчәнлегенә тиз генә киртә куюга иреште. Хәзерге вакытта административ тикшерү кысаларында алыпсатарның хәмерне кайдан, нинди бәядән һәм күпме алганлыгы ачыклана.

Шул рәвешле полиция хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренең нәтиҗәле эше ярдәмендә контрафакт хәмер кибетләребез киштәләренә эләкми калды. Билгеләнгән үрнәктәге акциз маркалары булмаган Казахстан хәмерен республикабызга китерү фактлары буенча административ тикшерү алып барыла.

http://gosalcogol.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса