Әлмәт таңнары

Төп бурыч – безнең иминлекне саклау, хокукларны яклау

Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә һәм кеше иминлегенә күзәтчелек итү буенча федераль службаның ТР буенча идарәсенең Әлмәттәге территориаль бүлеге контролендә 1399 субъект һәм 7723 объект исәпләнә.

Реклама

Исеменнән үк аңлашылганча, әлеге служба нигездә безне санитар-эпидемиологик иминлек белән тәэмин итү буенча эшчәнлек алып бара. Шуны билгеләп үтәсе килә, бүлек республикада иң яхшылардан санала.

Кулланучыларның хокукларын яклау Роспотребнадзор эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Быелның яртыеллыгында бүлеккә кешеләрдән 116 мөрәҗәгать кергән. Алар нигезендә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә, ваклап сату объектларында контрольлек итү буенча чаралар уздырылган. Шулай ук план буенча 109, аннан тыш 10 тикшерү үткәрелгән.

Токсикология мониторингы мәгълүматлары буенча, алты ай эчендә 112 агулану очрагы теркәлгән, шуның 31 е үлем белән тәмамланган. 35 очрак сөрем газы, 31 е медикаментлар белән агулануга туры килә. Алкоголь (22 очрак) һәм наркотиклар (6) белән агуланучылар да күзәтелеп тора.

Территориаль бүлек тарафыннан эчәргә яраклы суларга һәм сулыкларга да даими тикшерүләр уздырыла. Мисал өчен, Әлмәт районы авылларын үзәкләштерелгән рәвештә эчә торган су белән тәэмин итүче җир асты чыганакларыннан санитария-химик күрсәткечләрен тикшерүгә 48 проба алынган. Аларның 21 е гигиена нормативларына туры килмәгән. Ә менә "Әлмәт-Водоканал" ААҖнең IV сукүтәрткеченнән алган анализлар биредәге суның барлык параметр буенча да нормага яраклы булуын күрсәткән.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Әлмәт территориаль бүлеге кешеләр су керергә ярата торган Дала Зәе, Кичү елгасы, шәһәр күле һәм сусаклагыч суларының сыйфатына да контрольлек итә. Су коену өчен санкцияләнгән шәһәр күле һәм Кичүчаттагы буада тикшерүләр уздырылган, суның пробалары алынган. 20 июньдә шәһәр күленнән алган проба биредә микробиологик күрсәткечләр буенча гигиена нормативларының артуы күзәтелгән. Шунысын да искәртеп узарга кирәк, мондый күренеш ел саен диярлек су коену сезоны уртасында күзәтелә. Шөкер, паразитологик күрсәткечләр буенча әлегә борчылырга урын юк. Атмосфера һавасы, туфрак, радиация торышында да үзгәрешләр күзәтелми.

Эпидемиологик торышка килгәндә, бу өлкәдә уйланырга җирлек бар. Агымдагы елның алты аенда йогышлы авыруларның 15459 һәм паразитлар тарафыннан таратыла торган авыруның 243 очрагы теркәлгән. Дөрес, йогышлы авырулар узган елның шул чоры белән чагыштырганда 43,6 процентка кимегән-кимүен. Ә менә кискен һәм хроник гепатитлар белән авыру очраклары 31 очракка артып 58 не тәшкил иткән. Кискен эчәк инфекцияләре дә 35 процентка үскән.

Мәгълүм булганча, бүген кызамыкны бетерү программасын тормышка ашыру - көн кадагындагы бурычларның берсе. Быел Татарстанда кызамык буенча эпидемиологик торышның начараюы күзәтелә. Беезнең Әлмәт районында 10 ел дәвамында кызамык белән авыру очрагы теркәлмәгән. Программаны тормышка ашыру кысаларында районда 26000 балага һәм 71 мең өлкәнгә прививка ясалган. Территорвиаль бүлек белгечләре кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртып, бер тапкыр да кызамык белән авырмаганнарны, шулай ук бер генә тапкыр прививка ясатканнарны һәм ясатмаганнарны да әлеге авыруга каршы иммунизация уздырырга чакыра.

Сифилис, гонорея авырулары йоктыручылар бераз кими төшсә, туберкулез 34,2 процентка арткан. Аның бацилляр формасын йөртүчеләрнең 2,2 тапкырга артуы табибларны аеруча пошаманга сала.

Шулай ук быел йогышлы тире авырулары белән авыручылар да арта төшкән. Корчаңгы 19,2, микроспория 205 процентка үскән. Алар белән күпчелек балаларның авыруын да билгеләп үтәсе килә.

Әлмәт районында бөек синдромы белән геморрагик бизгәк авыруын йоктыручылар шактый. Бездәге ГЛПС авыруы күрсәткече күп еллар дәвамында уртача республиканыкыннан артык булуы мәгълүм. Авыл җирлекләре территориясен ел саен тулаем дератизацияләү "тычкан чире"нең 73 процентка кимүенә китергән. ГЛПСны күпчелек шәһәр халкы авыруын игътибар үзәгендә тотып, Әлмәт территориаль бүлеге җитәкчелеге бакчачылык участокларын, зиратларны, халыкның күпләр ял итү урыннарында да бу эшне башкарырга кирәклеген ассызыклый.. Чөнки ГЛПС йоктыруның 46,4 процентын урманнар, 27,3 процентын көнкүреш чыганаклары, 17,2 процентын бакчалар алып тора.

Талпан энцефалиты, котыру чире кебек эпидемиологик ситуацияләр аеруча борчу тудыра, дип исәпли белгечләр. Талпан кадалганнарның барысына да иммуноглобуллинлы профилактика уздырылган. Агымдагы елда бер хайванның котыру чире белән авыруы теркәлгән. "Котыруга каршы көрәш алып баруга һәм профилактика буенча чаралар күрүгә дә карамастан, ул һаман да җитди проблема булып кала бирә", - ди кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә һәм кеше иминлегенә күзәтчелек итү буенча федераль службаның ТР буенча идарәсенең Әлмәттәге территориаль бүлеге начальнигы Реваль Сәхабетдинов.

2011 елда да, быел да карантин инфекцияләре буенча эпидемиологик торышны уңай яктан бәяләргә була. Шуңа да карамастан, җәйге чорда атна саен сулыкларда холерага анализлар алып торыла. Малярия йөртүче черкиләрнең санын киметү максатыннан районда сулык өслекләрен профилактик эшкәртү үткәрелгән. Әмма шуны да онытмаска кирәк, һәркемнең иминлеге үзенең кулында. Бу хакта иң беренче чиратта кеше үзе кайгыртырга тиеш. "Әлмәт таңнары" газетасында бик еш территориаль бүлек белгечләренең киңәшләре басыла. Аларны төгәл үтәсәк, бәхетсезлекләр, йогышлы авырулар безне әйләнеп узар.

Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә һәм кеше иминлегенә күзәтчелек итү буенча федераль службаның ТР буенча идарәсенең Әлмәттәге территориаль бүлеге мәгълүматларына таянып И.Апачаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: