Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төп бурычлар билгеле

Район башлыгы Тимур Нагуманов 2020 елга төп бурычларны билгеләде. Әлмәттә район Советының отчет сессиясе һәм шәһәр Советы утырышы узды.

Сессия район башлыгының ел дәвамында шәһәрдә һәм районда башкарылган эшчәнлек-күрсәткечләргә багышланган чыгышы белән башланды. Шулай ук башлык бүгеннән үк хәл итәргә кирәкле төп бурычларга басым ясады. Табиблар җитмәү шуларның берсе. Мәгариф өлкәсендә төп бурыч – балалар бакчаларында урыннар санын арттыру. Аңа ирешү өчен учреждениеләрнең куәтен киңәйтү, буш биналардан файдалану, шәхси бакчаларны үстерү зарур. Шулай ук алдагы ике елда шәһәрдә өч яңа мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе төзелеше көтелә. Ике мәктәп тә сафка кертеләчәк. Мәдәният өлкәсендә җитди үзгәрешләр чоры да җитте, дип белдерде башлык.

Авыл хуҗалыгында бурычлар саллы – кулланылышта булмаган җирләрнең мәйданын киметергә, авыл халкының мәшгульлеген тәэмин итәргә, эре инвесторлар җәлеп итәргә. Башлык торак-коммуналь хуҗалык, икътисад һәм социаль яклау темаларын да күтәрде.

«Татнефть» компаниясенең сәнәгать өлкәсендәге һәм социаль эшчәнлеге белән генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев чыгыш ясады. Республика премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстанның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырып, агымдагы елга бурычлар билгеләде.

Гөлназ Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса