Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Төзекләндерделәр – хәзер инде саклыйк

Әлмәтлеләрне иң борчыган урын – Герцен урамындагы 94 нче йорт каршысы заманча үзгәреш кичерде.

Күпләр хәтерлидер, биредә җәяүлеләргә куркыныч тудырып туктаусыз машиналар йөри, такси һәм шәхси транспорт кибет каршыларына күпләп килеп туктый – алар шундый күп, кайбер вакытта аралап чыгу да мең газапка әйләнә торган иде. Халык гозеренә колак салган җирле хакимият җитәкчелеге тырышлыгы белән әлеге урын да, ниһаять, тәртипкә китерелде. Шушы көннәрдә киң күләмле эшләр төгәлләнгәнлеге билгеле булды. Яңартылган территориядә брусчаткадан җәяүлеләр юлы ясалып, халыкка уңайлы булсын өчен яңа эскәмияләр һәм урналар да урнаштырылды. Территорияне үзгәртеп коруның соңгы этабы яшелләндерү булды. Җәяүлеләр зонасы буйлап миләш, спирея, каен, бересклет, гортензия, пузыреплодник  утыртылды.

Әлеге биләмәләрнең заманча матурлыгы хәзер ерактан ук күзгә ташлана. Шәһәребез биләмәләренең шушындый уңай якка үзгәрүе куандыра. Шулай да сакчыл караш булдыруны да кайгырту бик мөһим, чөнки җәяүлеләр йөри торган урыннарга машиналар кую очраклары кабат ачыкланган. Бу уңайдан Экология һәм төзекләндерү департаменты машина хуҗаларына кисәтү дә ясады.

– Герцен урамындагы җәяүлеләр зонасында транспорт чараларының хәрәкәте һәм тукталышы тыела. Әлеге территория бары тик җәяүлеләр өчен генә каралган. Тиешле юл билгеләре һәм билгеләнгән кагыйдәләр булуга да карамастан, машина йөртүчеләр тарафыннан тәртип бозу очраклары теркәлгән, алар урамның җәяүлеләр өлешенә керүләрен дәвам итәләр. Мондый хокук бозуларны кисәтү максатында әлеге участокта хокук саклау органнары белән берлектә җәмәгать тәртибен тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре дә эшли. Алар билгеләнгән чикләүләрнең үтәлешен күзәтәләр. Җәяүлеләр зонасына керү факты ачыкланганда, шәһәр территориясен төзекләндерү кагыйдәләре һәм ТР административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә беркетмә төзелә. Аннары комиссия җәза чарасы турында карар кабул итә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча кисәтү ясау яки 3 500 сумга кадәр штраф билгеләү каралган, – дип аңлатма бирде белгечләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса