Әлмәт таңнары

Тоткарланучының кабыргаларын сындырган һәм эчәкләрен өзгән герой-полицейскийны ни көтә?

Ул үз гаебен таныган һәм аның эшен махсус тәртиптә тикшерүләрен сораган.

Казандагы экс-полицейский Р. Кәримов октябрь аенда тоткарланган 48 яшьлек ир-атны "кинәттән кабынган кискен мөнәсәбәтләр" нигезендә кулына богаулар кигертеп, камерадан коридорга өстерәп чыгара һәм кул-аяклары белән кыйный башлый. Әлеге очрактан соң, ул эчке эшләр органыннан куыла, 5 полиция хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартыла.

Ир-атның эченә нык зыян килә, эчәгесе өзелә, корсак ярысы ялкынсына, өч кабыргасы сына.

Реклама

Ә язын әлеге полицейский хезмәттәше белән батырлык эшләгән була. Март аенда сержант Кәримов һәм прапорщик Гатауллин Кабан күлендә боз астына киткән 76 яшьлек кешене коткара.

Полицейскийга өй аресты быелның 26 мартына кадәр озайтылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: