Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТОСМСлар: район башлыгы күзлегеннән

Яз-җәй айлары юлларны, биналарның тышкы якларын тәртипкә китерү, ремонт эшләре алып бару өчен иң кулай чор. Калабызда төзелгән территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советлары да нәкъ менә шушы вакытта үзләренә беркетелгән участокларда ишегалларын төзекләндереп, яшәүчеләргә уңайлыклар тудыралар.

Агымдагы елда да байтак эш планлаштырылган. 23 майда район башлыгы М.Х.Салихов ТОСМСларның территорияләрен карап йөрде.

Сәяхәт 8 а ТОСМСыннан башланды. Аның баш предприятиесе УПТЖ ППД быел кайбер йорт ишегалларындагы чокырлы юлларны ремонтларга планлаштыра. Бу якынча 520 квадрат метр дигән сүз. Шулай ук тугыз кое өстен төзәтү дә күздә тотыла.
Район башлыгы йортларның фасадларына да игътибарын юнәлтте. Ул диварларга белдерүләр ише кәгазьләр ябыштырулар булмасын өчен һәр подъездда игълан тактасы урнаштырылырга тиешлегенә күрсәтте. Монысы инде ЖЭУларга кагыла. Асылынып торган кабельләр йортларны бизәми. Бу хакта күптәннән сүз алып барыла. Әмма әле бар җирдә дә таләпләр үтәлми. Ленин урамындагы 47 нче йортта, мәсәлән, алар әле һаман да шул килеш. Мәҗит Хаҗипович идарәче компанияләрнең үзләренә активрак булырга, линия хуҗаларына карата чаралар күрергә кирәклегенә басым ясады. Корыган агачларны да бәхетсезлек очраклары тудырганча кисү хәерлерәк. Ә инде мамыкларын төрле якка таратып үсеп утыручы тузганаклар турында әйткән дә юк. ЖЭУларга үләннәрне вакытында чабу һәм тузганакларны юк итү бурычы куелган. ТОСМСларга аларга бу эштә ярдәм кулы суза. Әлеге киңәшләр һәр җирле үзидарә Советында да яңгырады.
1 нче ТОСМС (баш предприятиесе "Система-Сервис" УК ҖЧҖ) ел саен территориядә яшәүчеләрне шатланыдырып тора. "Надежда" ҖЧҖ, 15 нче мәктәп һәм балалар бакчалары белән кулга- кул тотынып эшлибез, диделәр биредә.Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе күз алдында: күпләргә үрнәк булырлык ишегаллары күп әлеге микрорайонда. Быел да аларны төзекләндерү, тәртипкә китерү буенча чаралар күреләчәк.
16 нчы ТОСМСның да ("3 нче УТТ" ҖЧҖ) эш планы күптәннән әзер. Агымдагы елда баш предприятие кече архитектура формаларын, балалар мәйданчыкларын төзәтеп, буяуларын яңартачак, калган акчаны чокырлы юлларны ремонтлауга тоту күздә тотыла. Район башлыгы һәр җирдә дә проблемалар белән кызыксынды. "10 нчы ЖЭУ" ҖЧҖ директоры Р.Н.Камалова яңгыр сулары ага торган канализацияләрнең эшләмәвен җиткерде, шуңа да яңгырлы көннәрдә бу урыннарда күлдәвек хасил була. Суны суырту гына сорауны тулысынча чишми.
Баш предприятиесе "Нефтегаз" ҖЧҖ булган 16 а ТОСМСы да тырыш җирле үзидарә Советларыннан санала. Быел алар булдырылган матурлыкны сакларга, тәртип урнаштырырга, буяуларны яңартырга һәм башка эшләр планлаштырган. Узган ел авария хәлендәге 35 агач киселгән. Быел биләмәләрдә андый агачлар әлегә күзәтелми. Форсаттан файдаланып, 10 нчы ЖЭУ директоры тагын бер проблеманы җиткерде. "Җылылык системасын юдыртканда урамга күгәрек су ага. Экологлар бу гамәл өчен штраф сала, ә "Әлмәт-Водоканал" ААҖ бу суларны кабул итми", - диде ул. Әлмәтлеләрнең горурланырлыгы бар. Бездәге кебек ТОСМСлар республикада юк диярлек. Әлмәтнең яңа микрорайоннары да предприятиеләргә беркетелә бара. Мәсәлән, төзелеп килүче "Көнбатыш капка" микрорайонында 25 нче җирле үзидарә Советы эшли. Баш предприятие "ЕлховТрансСервис" ҖЧҖ агымдагы атнада эшен башлап җибәрергә уйлый. Шулай ук торак милекчеләре ширкәтләре, торак-эксплуатация участоклары белән берлектә чокырлы юлларны ремонтлау, йорт газоннарына коймалар урнаштыру, балалар мәйданчыкларын буяу һәм төзәтү, яшел үсентеләр утырту күздә тотыла. Мәҗит Хаҗипович шәһәрдә үсентеләрнең күп утыртылуын, тик барысының да үсмәвенә ишарәләп, утырткан агачларга контроль булдырырга кирәклеген билгеләп үтте.
2 нче ТОСМСта комиссияне баш предприятие УК "Татнефть-Мехсервис" ҖЧҖ җитәкчесе Р.А.Нугайбеков үзе каршылады. Ул тагын ике елдан микрорайондагы барлык ишегалларының да төзекләндереп бетереләчәген әйтте. Әлеге микрорайон иң зурлардан санала. Биредә 11 меңләп кеше яши. Мөрәҗәгатьләр күп була, бер участок милиционеры гына аз, тагын берәү булса иде дигән гозерен җиткерде Ренат Ардинатович. Микрорайондагы инешкә берәр оешманы беркетсәләр, без техника белән булышыр идек дигән теләге дә район башлыгы тарафыннан хупланды. Бүген кешеләр инешкә чүп-чар ыргытып, тирә-юньне чүпләүдән тайчанмыйлар. 2 нче ТОСМС агымдагы елда Гафиятуллин урамындагы 3 нче йорт ишегалдын төзекләндерәчәк.
12 а ТОСМСының баш ппедприятиесе УК "ТатнефтьЭнергосервис" Кави Нәҗми һәм Гафиятуллин урамының бер өлешендәге чокырлы юлларны ремонтларга исәпли. Шулай ук авария хәлендәге агачларны кисү өчен экологлардан рөхсәт кәгазе алу эше бара. Баш предприятие "ТН Әлмәт-Ремсервис" ҖЧҖ 18 нче ТОСМС биләмәсен санитар нормага китерү белән шөгыләләнәчәк. Шулай ук Чехов урамындагы 20, 22, 24 нче йортлар ишегалларындагы узган ел вак таш салынган юлларга асфальт өслек җәеләчәк.
3 нче ТОСМСның эшчәнлеге ел саен призлы урыннарга лаек була. Биредә яшәүчеләрнең шуңа да төзекләндерү уңаеннан сораулары юк. Баш предприятие "Елховнефть" идарәсе быел Вәлиев урамындагы 4 нче йорт ишегалдын тәртипкә китерүне , "Спартак" яшүсмерләр клубы бинасына косметик ремонт үткәрүне караган. Район башлыгын күреп Чернышевский урамындагы 6 нчы йортта яшәүчеләр анын янына зарларын җиткерергә ашыкты. Алар 40 ел элек салынган йортларына капиталь ремонт уздыруларын телиләр икән. Гомумән алганда, "Альянс" ҖЧҖ хезмәт күрсәтүендәге тагын 30 лап йорт капиталь ремонт сорый.
3 а ТОСМСы баш предприятиесе "АРСУ" ҖЧҖ дә планлаштырылганнарның барысын да тормышка ашырачагына ышандырды. Бүген аларны тиешсез урында чүплек хасил итүчеләр булуы нык борчый. Үлән чабулар һәм башка эшләрдә предприятие эшче куллар белән дә ярдәм итә.
9 б ТОСМСының ("Әлмәтнефть" идарәсе) фидакарьлеге шулай ук һәкермнең күз алдында. Шәһәр паркында эшләүдән тыш ул һәркөнне Ленин, Радищев, Тимирязев, Лермонтов, Җәлил урамнарын махсу техника белән көненә ике тапкыр җыештыра. Төзекләндерү буенча да, социаль эше белән дә мактауга лаек җирле үзидарә Советы агымдагы елда "Әлмәт" футбол-хоккей клубы бинасының түбәсен ремонтлау, отмоскаларны бетонлау, Радищев һәм Тимирязев урамнарына грунт китерүне һәм башкаларны планлаштырган.
9 а ТОСМСы да ("Татнефть-ХимСервис" ҖЧҖ) күршесеннән калышмаска тырыша. Алар байтак кына эш башкарырга өлгергән. Алда Тимирязев урамындагы 34 нче йорт ишегалдындагы уен мәйданчыгын, кече формаларны ремонтлау, чокырлы юлларны тәртипкә китерү көтә.
6 нчы ТОСМС ("Ямашнефть" идарәсе) җитәкчелеге шулай ук микрорайонның матурая баруын ассызыклады. Быел алар "Радуга" хоккей тартмачыгы янында санузеллы вагон куярга планлаштыралар. 32 нче балалар бакчасында җәйге веранда ясарга кирәклеге дә җиткерелде район башлыгына.
6 а ТОСМСы (баш предприятиесе "ТНГ-АлГИС" ҖЧҖ) территориясе чабылмаган чүп үләнле газоннары, территориясе белән каршылады. Биредәге йортлар "Комплект+сервис" ҖЧҖ хезмәт күрсәтүендә. Фәхретдин урамындагы 59 нчы йортның подъезд түбәләренә дә ремонт кирәклеге әллә кайдан күренеп тора. Баш предприятие кече архитектрур формаларны, газон коймаларын тәртипкә китерергә, санитар җомгаларда территорияне җыярга, чүп түгү өчен техника бүлеп бирергә ышандырды.
4 нче ТОСМСның баш предприятиесе "Татнефтегазпереработка" идарәсе Габдулла Тукай һәйкәлен ремонтлаган. Хәзер яшүсмерләр клубында ишекләрне алыштырачак. "Татарстан" кинотеатры каршы М.Х.Салиховны аеруча нык борчыды. Элек чәчәктә утыра торган газоннарны бүген тузганаклар бизи. Ә бит кинотеатр бинасында берничә эшмәкәр эшчәнлек җәелдергән. Район башлыгының шәһәр үзәге аеруча матур булырга тиеш дигән сүзләре белән һәркем килешәдер.
13 нче ТОСМС ("ТатАИСнефть" ҖЧҖ) Тельман урамындагы кайбер йортлар ишегалдында чокырлы юлларны ремонтлаячак. 22 нче ТОСМС ("Бурение" ҖЧҖ ) Урсалы халкына уңайлыклар тудыра. Узган ел яшәүчеләр соравы буенча Колхоз урамының бер ягына вак таш җәйгән булганнар. Быел урамның икенче ягында шушы эш башкарылачак. 20 нче ТОСМСның ("Татнефтедор" ҖЧҖ АУАД) эш планына Төхфәтуллин урамындагы балалар уен мәйданчыгын төзекләндерү, "Дорожник" паркын тәртипкә китерү кертелгән. 15 нче ТОСМСта да (АБУ ТНС) район башлыгын халык уратып алды. Биредә электр энергиясе белән тәэмин ителештә проблема килеп туган. Көчәнеш тотрыклы түгел, диелде. Базовая урамындагы 26 нчы йортта яшәүчеләр дә торакларына капиталь ремонт уздырылуын көтә. Баш предприятие быелга планлаштырган эшләренең күбесен үтәгән инде. Хәзер Сыртланова урамына вак таш җәясе, Техснаб, Нагорный бистәләрендә, Нефтебаза, Базовая урамнарындагы кече архиткетура формаларының яртысын буыйсы, авария хәлендәге тупылларны кисеп бетерәсе, Пригородная урамына балалар уен мәйданчыгын урнаштырасы калган.
Баш предприятиесе "АПТС" ААҖ булган 7 а ТОСМСындагы 8 Март урамындагы 4, 4 а, 6, Тельман урамындагы 41 һәм 43 нче йортлар ишегаллары танымаслык булып үзгәрәчәк. Биредә машина кую өчен "кесә", кайбер урыннарга асфальт җәю, тротуар ясау, 70 данә агач утырту һәм башкалар каралган. "Татнефть" ААҖ бу эшләргә 4 миллион сум акча бүлеп бирә. Болардан тыш 8 Март урамындагы 2 нче йорт фасадына да реконструкция ясалачак. "Татнефть" компаниясе бу эшкә дә 4 миллион сум акчадан өлеш чыгара. Мәгълүм булганча, Интернациональ округы буенча деуптатлыкка кандидат чорында М.Х.Салихов биредә яшәүчеләр белән очрашу вакытында алар биргән наказларны үтәргә вәгъдә иткән иде. Депутат сүзендә тора белүен күрсәтте. Сайлаучылары Мәҗит Хаҗиповичка рәхмәтен җиткерде.
Азактан журналистларга биргән әңгәмәсендә район башлыгы бүгенге карап йөрүләреннән канәгать булуын белдерде, алга бөтен халыкның да яраткан бәйрәменә әйләнгән Сабантуйга кадәр тәртип булдыру, ягъни үләннәрне чабу, чокырлы юлларны ремонтлау, яшелләндерү эшләрен тәмамлау бурычын куелуын җиткерде. "Күзәтелгән җитешсезлекләр беркетмәгә язылды, алар буенча аерым шөгыльләнәчәкбез. Кешеләрнең биргән конкрет сораулары җавапсыз калуы безне бизәми. Бу мәсьәләләрнең үтәлешенә контроль булачак" - диде ул. Бу көнне нигездә баш предприятиеләре нефтьчеләр булган ТОСМСлар тикшерелде. Эшчәнлекләрен актив җәелдергәннәре өчен район башлыгы аларга рәхмәт белдерде.
И.Апачаева.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса