Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Торт эчендә тимерчыбык кисәге?!

Бер ханым улының туган көненә Интернет аша тортка заказ бирә. Әмма соңыннан бу гамәле өчен бик үкенергә туры килә аңа. Торт ашаганда кечкенә кызына тимерчыбык кисәге эләгә.

«Улымның туган көненә мультфильм геройлары белән бәйрәм тортына заказ биргән идем, - дип сөйли Чаллыдан балаларның әнисе. - Чәй эчкәндә кечкенә кызым тончыкты һәм елап җибәрде. Мин аның нәрсәдер йотканын аңладым. Баксаң, бер фигураның колаклары ике кисәк тимерчыбык белән эләктерелгән булган икән. Карап торышка алар күренми».

Шифаханәдә баланың ашказаны-эчәк трактында чит әйбер барлыгын раслыйлар. Дүрт көн стационарда ятарга туры килә. Бәхеткә, тимерчыбык кисәге табигый юл белән чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса