Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Торак төзелеше буенча беренче

Татарстан Республикасы агымдагы елның беренче яртыеллыгында файдалануга тапшырылган торак күләме буенча Идел буе федераль округында беренче, ил төбәкләре арасында өченче урын алган.

Торак төзелеше, ветераннарны торак белән тәэмин итү һәм гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү мәсьәләләренә багышланган видеоконференциянең чираттагысында әнә шундый сөенечле хәбәр ирештерелде. 27 июльгә республикада 1 миллион 239 мең квадрат метр торак тапшырылган. Бу еллык планның 50 проценты. Республикада ветераннар өчен 167 йорт төзү дәвам итә. Киңәшмәдә аерым категория кешеләрне торак белән тәэмин итү турында да сүз алып барылды.

Ирина Апачаева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250

2
X