Торак-коммуналь хезмәтләргә түләмәгән әлмәтлеләр тулай торакка күчереләчәк
Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һаман да борчуда.
Май ае өчен алар тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләргә түләүләрнең 94,6 проценты гына җыелган. "Тиешле акча җыелса, җәен күпме эш башкарырга мөмкин булыр", - ди алар. Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков бурычлары күп булганнарны аз мәйданлы торакка күчерү өчен тулай тораклардан бүлмәләр әзерләнүен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа