Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Тоннель" операциясе нәтиҗәләре

Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре автобус йөртүчеләренең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерде.

Казан-Оренбург юлының Әлмәт районындагы участогында инспекторлар "Тоннель" профилактик операциясе уздырды.

Аның барышында 40 автобус йөртүчесе тикшерелде.



Аларда түбәндәге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары күзәтелә: укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрү - 6 очрак, техосмотрның срогы чыгу - 1, транспорт чарасының төзек булмавы - 1. Соңгы очрак буенча автобус махсус стоянкага урнаштырылды.

Машина йөртүчеләр арасында шулай ук кагыйдә бозу очраклары ачыкланды. Транспорт чарасының укылмаган дәүләт номерлары өчен өч машина йөртүчегә беркетмә төзелде. Куркынычсызлык каешы эләктерелмәү һәм ОСАГО полисыннан башка идарә итү буенча берешәр очрак теркәлсә, тагын бер шофер тонировка өчен җавап тотты.

Фото:Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса