Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәнзилә апа кунаклар кабул итте

Мәмәт авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Тәнзилә Нуретдин кызы Минһаҗевага 90 яшь тулды.

Юбилярга мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды. Тәнзилә апа озак еллар Мәмәт мәктәбендә пешекче булып хезмәт куйган. Авылдашлары аны бүген дә ачык йөзле, киң күңелле, уңган хезмәткәр буларак искә алалар. Ул пешергән ашларның тәмен һаман да онытмыйлар, сагынып сөйлиләр. Тәнзилә апаның ике баласы, 4 оныгы, 3 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса