Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төнлә Кама елгасында резин көймә әйләнеп капланган

Алабуга районында ике егет төнге сәгать уннар тирәсендә резин көймәдә Кама елгасында йөзәргә булалар. Көтмәгәндә көймә әйләнеп каплана.

Егетләрнең берсен якыннан гына узып баручы баржа экипажы күреп ала һәм коткара. Ә аның иптәшен - 22 яшьлек егетне әле һаман тапмыйлар. Бәлки ул ярга кадәр йөзеп барып җитә алгандыр дип, МЧС хезмәткәрләре яр буйларын тикшерә. Ике егет тә Түбән Камадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса