Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төнге «җырчыларга» җәза каты

Закон нигезендә эш көннәрендә кичке 22 сәгатьтән иртәнге 6 га кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 22-9 сәгатьләр аралыгында шауларга ярамый.

Әлеге режимны бозган өчен штрафлар гади кешеләргә 500-1000 сум, вазифаи затларга 5000-10000 сум, юридик затларга 25000-50 000 сум тәшкил итә. Сүз уңаенда әйткәндә, фатирда шау-шу өчен квартирантлар түгел, ә хуҗа җавап тота. Күршеләрең тыелган сәгатьләрдә мәҗлес оештыра икән, полиция чакырта һәм гариза яза аласың. Әгәр инде тәрәзә астында берәрсе машинасында кычкыртып җыр тыңлый икән, машина номерын истә калдырырга һәм «02»гә шалтыратырга кирәк. Дача буенча шау-шулы күршеләрне дә шул рәвешчә җавапка тартырга була. Әйтик, Чаллыда ел башыннан төнге тынычлыкны бозган 228 кеше җавапка тартылган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса