Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төнге урлашу

Казанда полиция бүлегенә дүшәмбегә каршы төндә автомобильләр өчен товарлар сата торган киоскны басулары турында хәбәр керә, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

«Родина» базары территориясендәге киосктан әйберләр урлаган кешенең җинаять урыныннан ВАЗ 2110 автомобиленә утырып качуы мәгълүм була. Аны эзләү өчен бөтен службалар күтәрелә. Тиздән ведомстводан тыш каравыл экипажы Р. Зорге урамында шикле автомобильне туктата. Тикшерү барышында руль артында 20 яшьлек аек булмаган хәлдәге егет утыруы ачыклана. Аның машина салоныннан 45 мең сумлык урланган товарлар табып алына. Җинаять эше кузгатыла. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса