Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәмәке тартучыларда инсульт еш күзәтелә

Балтимор университеты галимнәре тәмәкенең организмга тагын бер зарарын ачыклаган.

50 яшькә кадәр булган тәмәке тартучыларда инсульт аеруча еш күзәтелә икән. Атап әйткәндә, һәр тартылган тәмәке баш миендәге кан әйләнешенә бермәбер бәйле.
Тикшеренүләрдә 15-49 яшьлек 615 ир-егет катнашкан. Чагыштыру өчен 530 тәмәке тартмаучы да исәпкә алынган.
Нәтиҗәдә, көненә 11 тәмәкедән дә азрак тартучыларда инсульт 46 процентка күбрәк теркәлгән. Ә аннан да ешрак тартучыларда бу күрсәткеч 5 тапкыр югарырак икән.

фото: http://medictimes.ru

http://kiziltan.ru/budni/11112-tmke-tartuchylarda-insult-esh-kztel.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса