Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәмәке тартмаучылар өчен эш атнасын 35 сәгатькә калдыру мөмкинлеге каралачак

Россия Хезмәт кодексы нигезләмәсе буенча, бүген «нормаль эш вакыты атнасына 40 сәгатьтән дә арта алмый».

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинга тәмәке тартмаучыларга эш атнасын 5 сәгатькә киметеп, 35 сәгатькә калдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Парламентарий искәрткәнчә, Россиянең тәмәке пыскытучылар аркасындагы югалтулары тулаем төбәк продуктының 3 процентын тәшкил итә. Аның фикеренчә, дәүләт хакимияте органнарына гражданнарны тәмәке көйрәтүдән баш тартуга стимуллаштыру алымнарын булдырырга кирәк. «Бу очракта Европа илләренең хезмәт законнарын үстерүгә бәйле тәҗрибәсен үзләштерергә мөмкин. Әлеге илләрдә зур социаль гарантияләр бирү һәм эш вакытын кыскарту юлыннан баралар», - диде Власов.

«Хәзерге вакытта мин тәмәке тартмаучылар өчен 35 сәгатьлек эш атнасын гамәлгә кертү турында инициатива әзерлим», - дип хәбәр иткән ул. Депутат фикеренчә, әлеге чара ил икътисадында да, халыкның сәламәтлегендә дә уңай чагылыш табачак.

Россия Хезмәт кодексы нигезләмәсе буенча, бүген «нормаль эш вакыты атнасына 40 сәгатьтән дә арта алмый».

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса