Түләнмәгән бурычың булса - чит илгә юл ябык
Татарстанның юл инспекторлары түләнмәгән штрафлары булган шоферларга чит илгә юлны ябарга өйрәнде.
Моны алар суд приставларыннан башка гына да булдыралар. Республика судларында дистәләгән шундый карар кабул ителгән инде.
Узган ел барлык патруль экипажларына «Барс» дип аталган программ комплекслар таратылган. Аларга бурычлылар турында мәгълүмат базасы кертелгән. Шунысы да бар, пластик карта ярдәмендә штрафыңны шушы аппарат ярдәмендә дә түләргә була. Ел башыннан республика буенча шул ысул белән 3,5 млн сумлык ике меңләп штраф түләнгән.
Бу практика әле Татарстанда гына кулланыла. Тиздән Мәскәүдә дә кертергә планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа