Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 июльдә эшләүчеләргә хезмәт хакы арттырып түләнәчәк

1 июльдә - Конституциягә үзгәрешләр буенча тавыш бирү көнендә эшләүчеләргә югары хезмәт хакы түләнәчәк, калган эш көне өчен гадәти түләү булачак.

Бу хакта Федерация Советының социаль комитет башлыгы Инна Святенко сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Тавыш бирү көнендә эшләгән өчен зур күләмдә түләү каралган. Гражданнар июльдә хезмәт хакын югалтырга тиеш түгел», — диде ул.

Сенатор искәрткәнчә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә хезмәт өчен түләү тәртибе Хезмәт кодексының 153 маддәсе белән көйләнә, ә түләү үзенчәлекләре хезмәткәрләр өчен нинди система урнаштырылган булуы белән бәйле

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса