Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түләмә чире тараткан өчен иреге чикләнгән

Кукмара районы суды түләмә чире таратуда гаепләнгән ир-атны ике айга ирегеннән мәхрүм иткән.Тикшерү мәгълүматларына караганда, әлеге ир-ат Киров өлкәсеннән сатып алган сыерын ветеринария бүлегендә теркәмәгән, тиешле вакциналар да ясатмаган була.

Әлеге гамәле өчен аңа закон нигезендә ике елга ирегеннән мәхрүм ителү янаса да, гаебен тануын һәм әле беренче тапкыр гына хөкем ителүен истә тотып, суд ике айга аның иреген чикли. Аңа бу чорда авылдан читкә чыгып китү тыела. Ул даими рәвештә җәзаларны үтәтү инспекциясендә билгеләнеп торырга тиеш, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса