Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бушлай укыталар, стипендия дә түлиләр

Эшсез калган әлмәтлеләр өчен бушлай укыту оештырыла.Бу хакта Әлмәт мәшгульлек үзәге хәбәр итте.

2020 елда эшсез калучыларны түбәндәге һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча укыту планлаштырыла:

  •  1С: Предприятие – 1 ай;
  • хисапчы – 2,5 ай;
  • кадрлар буенча инспектор – 2 ай;
  • компьютер дизайны – 2 ай;
  • смета эше – 1 мес.
  • электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер – 3 ай;
  •  электр газ белән эретеп ябыштыручы – 1,4 ай;
  •  контроль-үлчәү приборлары һәм автоматикасы буенча слесарь – 1,2 ай;
  •  химик анализ лаборанты – 1,5 ай;
  • нефть һәм газ скважиналарына эксплуатацион һәм разведка бораулаучысы ярдәмчесе (ЭРБС) – 2,1 ай;
  • скважиналарга капиталь ремонт ясаучы бораулаучы ярдәмчесе –1,5 ай;
  • ягулык станцияләре операторы (газ+бензин) – 1,9 ай;
  • слесарь-ремонтчы (нефть промыселы җиһазларын ремонтлау буенча) – 1,2 ай;
  • стропальщик – 0,5 ай;
  • котельный операторы – 1,4 ай;
  •  нефть һәм газ табу буенча оператор – 1,2 ай;
  • кран йөртүче («С» категориясе булу сорала) – 1,1 ай;
  • чәчтараш – 3 ай;
  • маникюр остазы – 1 ай;
  • пешекче – 3 ай.

Барлык белгечлекләр буенча укыту бушлай башкарыла. Моннан тыш, стипендия түләү дә каралган.

Белем алу курсларына язылырга теләүче эшсез гражданнарга 32-34-93 (107) телефоны буенча язылырга ала яки czn107@mail.ru электрон адресына  исем-фамилияне, телефон номерын һәм укырга теләгән һөнәр исемен күрсәтеп, хат язарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса