Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан, шуларның 5 се - чүп-чар сүндерергә.
Белгечләр фикеренчә, республикада ут төртүдән - 2, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 2 янгын чыккан.
Моңардан тыш, коткаручылар 11 тапкыр юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә чыккан..
Эзләү-коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр күтәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа