Түләү терминалын лом белән ачкан
Лениногорскида полиция бүлеге дежур частена Тукай урамындагы түләү терминалын ачарга маташулары турында хәбәр керә.
Тиз арада урынга барып җиткән экипаж терминалның ачылган булуын, ә каракның качканын белеп ала. Шулай да ул «кайнар эзләр» буенча тоткарлана. Элек хөкем ителгәне булган 28 яшьлек лениногорскилы ломны ыргыткан урынны күрсәтә, ә акчаның бер өлешен инде хәмер сатып алуга тотарга өлгергән була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа