Гүзәлем белән Салават татарча "Робинзон Крузо" тәкъдим итә
Бүген җырлы гаилә Гүзәлем белән Салават Миңнехановның "Җаным, җанашым" җырына төшерелгән клипның премьерасы көтелә. Бу хакта алар Инстаграмда хәбәр итә.
Сюжеты, гадәттәгечә, бик кызыклы булырга охшап тора. Клип буенча Гүзәлем һинд хатын-кызлары образында, Салаватны сакал-мыек баскан.
Тамашачы да клипны зарыгып көтүен белдерә. "Бик шәп булырга охшаган, хотя син башкача булдыра да алмыйсың!", "Будильник куярга инде 19.00 гә", "Көтәбез" диючеләр бар араларында.
Фото:скриншот Инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа