Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тиздән “Ачык Татарстан” исемле яңа система гамәлгә кертеләчәк

Системага "Электрон петицияләр" һәм "Ведомстволарның хисап тотуы" кебек блоклар өстәләчәк

Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, сынау рәвешендә "Ачык Татарстан" исемле яңа зур системаны гамәлгә кертү белән шөгыльләнә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган брифингта, ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Система федераль закон таләпләрен үтәүне күздә тотып, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең мөмкин кадәр ачык булуын тәэмин итүгә йөз тота.
Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, система 4 төп блоктан гыйбарәт. Аларның икесе - "Электрон хезмәтләр" һәм "Халык контроле" татарстанлыларга инде күптән таныш. Хәзер яңа "Электрон петицияләр" һәм "Ведомстволарның хисап тотуы" кебек блоклар өстәләчәк. Беренче ике блоктан тыш, халыкка теләсә-нинди закон чыгару инициативалары турында фикер алышу мөмкинлеген бирүче һәм Татарстанның барлык ведомстволары эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен ачып бирүче системалар гамәлгә кертеләчәк. Шул рәвешле, тиздән ведомстволар эшчәнлеге халык өчен шактый үтә күренмәле булачак.
"Ачык Татарстан" турында тулырак мәгълүмат гамәлгә кертүгә тулысынча әзер булгач биреләчәк дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250