Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эмиль Гобәйдуллин Конституциягә төзәтмәләр турында: «Алар хезмәт кешесенең ролен һәм эшче кешеләрнең абруен арттырачак»

«Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр гражданнарның хезмәткә карата хөрмәтен ныгытачак һәм эшче һөнәрләрнең абруе артуга этәргеч булачак дигән фикердә.

«Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр бары тик уңай үзгәрешләр генә китереп чыгарачак. Алар хезмәт кешесенең ролен һәм эшче кешеләрнең абруен арттырачак. Билгеле, бу икътисади күрсәткечләрнең һәм безнең гражданнарның матди иминлеген яхшыртачак», — диде Гобәйдуллин.

Россия Федерациясенең Төп законына кертеләчәк үзгәрешләр нигезендә, дәүләт хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумыннан ким булмаган күләмдә хезмәт хакы түләүне гарантияли, тотрыклы икътисади үсеш һәм Россия халкының тормыш дәрәҗәсен арттыру өчен шартлар тудырачак.

«Без алга таба үсәчәкбез. Безнең урта махсус уку йортларына укырга керергә, һөнәр алырга, эш алырга теләүчеләр саны артачак», — дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Фото:архив/Рамиль Гали

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса