Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тирән катламнарны буйсындыручылар

3 октябрь көнне "Нефтьче" Мәдәният сараенда тантаналы шартларда Әлмәт бораулау эшләре предприятиесенең (АУБР) 60 еллык данлы юбилеен билгеләп үттеләр. Бораулаучыларны бәйрәм сәхнәсеннән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов һәм башкалар тәбрик итте.

Предприятие тарихы 1952 елда булдырылган "Әлмәтбурнефть" трестыннан башлана. 1981 елда ул Әлмәт бораулау эшләре предприятиесе итеп үзгәртелә. Әлеге чорда Әлмәт бораулаучыларының нефть табу тармагы үсешенә керткән өлеше лаеклы бәяләнгән: ул илебезнең бораулау предприятиеләре арасында Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән бердәнбер оешма!

Әлеге олуг дата - бердәм һәм зур коллектив тарафыннан язылган тарихның чираттагы бите. 60 ел дәвамында тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре белән бораулаучылар үз хезмәтләренә һәм "Нефть - борау очында" дигән гыйбарәгә тугры булуларын исбат иттеләр, легендар җиңүләр яуладылар, казанышларга ирештеләр һәм "Татнефть" компаниясенә, Татарстан Республикасына зур дәрәҗә алып килделәр. Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында әнә шуларга басым ясады:

- Әлеге истәлекле датаны бүген нефтьчеләр генә түгел, ә республика бәйрәм итә. Бораулаучылар хезмәте һәръяклап та катлаулы, шуңа да ул мактауга, хөрмәткә, югары бәягә лаек һәм шуңа да сезнең сафларда Социалистик Хезмәт Геройлары күп. 60 ел элек булган вакыйгаларны бүгенгеләре белән чагыштырсак, аерма бик зур. Хәзер яңадан-яңа технологияләр гамәлгә кертелә, заманча җайланмалар кулланыла. Электән үк иң яхшы рационализаторлар "Татнефть"тә саналды, биредә - иң яхшы команда, ә нефтьчеләр арасында бораулаучылар - үз эшләренең осталары. Сезгә тиңнәр юк!

Парламент рәисе бораулаучыларның Татарстанда чыгарылган 3 миллиард тонна нефтьтабылуга геройларча хезмәтләре белән үз өлешләрен кертүләрен билгеләде һәм фидакарьләргә "Татарстанда 3 миллиард тонна нефть табылу истәлегенә" медальләрен, ТР Дәүләт Советы рәисенең, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук сәхнә түренә "Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе" исеменә лаек булучылар да күтәрелде.

Бүген бораулау нефть җитештерүнең стратегик юнәлеше булып кала бирә.

  • Әлмәт бораулау эшләре предприятиесе тарихы "Татнефть" компаниясенекеннән аерылгысыз. Татарстанның нефть мәйданнарын үзләштерүгә бораулаучылар 60 ел дәверендә бәяләп бетергесез зур өлеш керттеләр. Яңа технологияләрне гамәлгә кертү буенча катлаулы һәм җитди мәсьәләләр аларга ышанып тапшырылды һәм тапшырыла. Әйтергә кирәк, куелган бурычны Әлмәт бораулаучылары намус белән башкара. Ветераннарның тәҗрибәләрендә, новаторлык башлангычларында берничә буын бораулаучы әзерләнде. Хәзер АУБР - һөнәри яктан осталар туплаган көчле коллектив, - диде үз чыгышында "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов.

Юбилей чарасында компания башлыгы Әлмәт бораулау эшләре предприятиесе коллективына, атап әйткәндә, бораулау мастерлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен 28 iPad алуга һәм бораулау бригадасы ветераннарын сәламәтләндерүгә 3 миллион сумга сертификатлар тапшырды. Моннан тыш, Шәфәгать Фәхразович фидакарь хезмәт ияләрен РФ Энергетика министрлыгының, "Татнефть" ААҖнең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде, "Татнефть" ААҖнең Мактаулы нефтьчесе" исеменә лаек булучыларны да тәбрикләде.

Бәйрәм сәхнәсеннән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов шәһәрне төзекләндерүгә, социаль проектларны тормышка ашыруда саллы ярдәм күрсәтүләре өчен бораулаучыларга рәхмәтен җиткерде. Шунысы аеруча игътибарга лаек, АУБР күп еллар дәвамында Әлмәт балалар йортына булышлык күрсәтә. Район башлыгы шуларны ассызыклап, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.

Нефтьчеләр башкаласы бораулаучылары Татарстанда гына түгел, ә республикадан читтә дә киң билгеле. Предприятие "Татнефть" тән тыш, Татарстанның кече компанияләренә дә хезмәт күрсәтә. Бүген "Татбурнефть" Идарәче компаниясе" ҖЧҖкә караучы АУБРда 10 бораулаучы бригада һәм скважиналарны үзләштерү буенча 4 бригада эшли. "Татбурнефть" Идарәче компаниясе директоры Ринат Шәфыйгуллин билгеләгәнчә, бүгенге уңышлар - ул ветераннарның һәм хәзер яңа җайланмаларны иярли белүче яшь бораулаучылар хезмәте. Өлкән буын исеменнән чыгыш ясаган Социалистик Хезмәт Герое Дамир Нуретдинов ихтирам күрсәтүләре һәм алар узган юлны бәяләүләре өчен җитәкчелеккә рәхмәтен җиткерде.

Котлаулар республикабызның танылган артистлары чыгышлары белән үрелеп барды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250