Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимер юлдагы авария поездларны тоткарлый

Иртәнге сәгатьләрдә Киров өлкәсенең Яңа Вятка районы тимер юл станциясе янында сыекландырылган газ тутырылган 30 дан артык цистерна рельслардан чыгып ауды һәм янгын башланды.

400 ләп кешене - якындагы йортларда яшәүчеләрне һәм бер предприятие хезмәткәрләрен ашыгыч рәвештә эвакуацияләргә туры килде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юклыгын хәбәр итә.

Тикшерү органнары эшкә кереште. Хәл болай була. Горький тимер юлының Поздино станциясе янында контакт челтәре өзелү нәтиҗәсендә йөк поездының газ конденсаты тутырылган цистернасы яна башлый һәм нәтиҗәдә 32 вагон рельслардан чыга. Конденсат тирә-юньгә тарала.

Поезд 89 вагоннан торган, шуның 65 ендә газ конденсаты һәм 24 ендә ташкүмер булган. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан тимер юл переездын вакытлыча япканнар. Инде 10 лап пассажир поезды авария нәтиҗәсендә тоткарлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250