Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов ике гаиләне бәйрәм көнендә бүләкләде

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әлмәттән ике гаилә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды.

Саҗидә Габидин кызы белән Әмирҗан Газимҗан улы Надимановлар быел Тимер туйларын – 65 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәләр. Алар ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә биш оныклары һәм җиде оныкчыклары олы куанычлары булып тора. Бәхетле гаилә нигезе - бер-береңне аңлап, бер-береңә тугры булып яшәүдә, диләр алар бертавыштан.

Ирле-хатынлы Җәләевләр 1952 елның 30 октябрендә гаилә корган. Өч айдан алар 68 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтәчәкләр. Мәгъсүмә Мөхәммәтҗан кызы белән Мидхәт Кашаф улы – күпбалалы әти-әни. Аларның биш кызлары бар. Бүгенге көндә Җәләевләр бәхетле әби-бабай: ун оныклары һәм тугыз оныкчыклары бар.

Җәләевләрне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән иң беренче булып туганнары һәм якыннары тәбрикләде. Кияүләренең берсе гаилә башлыгына аның пластилиннан ясаган прортретын бүләк итте. Соңрак котлауларга «Татнефть» компаниясе дә кушылды һәм «75. Бөек Җиңү энергиясе. 1945-2020» сериясеннән өч китап бүләк итте. Кич белән Җәләевләрне төп бүләкләрнең берсе көтә иде. Аларга кунакка район башлыгы Тимур Нагуманов белән ЗАГС идарәсе вәкилләре килде. Тәбрикләү сүзләреннән соң Тимур Дмитриевич бәйрәмне оештыру комитеты исеменнән гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды.


Таня ШАМБЕР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса