Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишегалды территорияләрен тикшерәләр

Әлмәттә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча 5 еллык «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырыла.

Программа ишегалларын комплекслы төзекләндерүне күздә тота. Бу - юлларга, булган тротуарларга асфальт салу, яңаларын булдыру, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, тышкы яктырткычларны ремонтлау, балалар өчен уен комплекслары урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар урнаштыру.

 

16 октябрь көнне район башлыгы Тимур Нагуманов түбәндәге адреслар буенча урнашкан ишегалларында булды:

Белоглазов ур. 119, 121;

Гагарин ур. 19, 21, 23;

Совет ур. 155;

Р. Фәхретдин ур., 3,

Нариманов ур. 10;

Тельман ур. 43;

Чапаев ур. 4, 4а;

Больничная ур. 3, 5, 6, 10;

Калинин ур. 62, 64.

 

Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илсур Сәлимгәрәев, МУП «ГУАД» директоры Рәшит Хәҗипов, «Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты» МАУ директоры Җәүдәт Сөләйманов, шәһәрнең баш архитекторы Антон Севастьянов, идарәче компанияләр вәкилләре катнашты.

 

Күчмә киңәшмәдә катнашучылар алдагы эшләрнең барышы турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса