Әлмәт таңнары

Тикшерелүнең зыяны юк

Ел саен 24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Безнең районда туберкулез белән бәйле эпидемиологик хәл ничегрәк, бу авыру шуның кадәр куркынычмы һәм аны кисәтү мөмкинлеге бармы? Әлмәт туберкулезга каршы көрәш диспансеры табиб-фтизиатры Фәрит Шәңгәрәев газета укучыларыбызга әнә шулар хакында җиткерергә тели.

Туберкулез таякчыгы яки, башкача әйткәндә, Кох таякчыгы бөтен органнарны диярлек зарарлый. Иң еш очраганы - үпкә туберкулезы. Умырт-ка баганасы һәм сөякләр туберкулезы авырулар арасында ешлыгы буенча икенче урында тора. Өченче урында - бәвел юллары туберкулезы. Әй- ләнә-тирәдәгеләр өчен иң куркыныч кеше - ул үпкә патологиясе белән авыручы. Андый кешеләр төчкер- гәндә, йөткергәндә, сөйләшкәндә, җырлаганда тышкы мохитка күп санда авыру китереп чыгаручы мико- бактерияләр бүленеп чыга. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кеше 10 нан алып 20 гә кадәр якын туганнарына һәм шулай ук ерактарак яшәүчеләргә - балаларына, оныкларына, ата-аналарына, туганнарының балаларына, күршеләренә һәм башкаларга да авыру йоктыра ала.

Туберкулез микобактерияләре кем өчен бигрәк тә куркыныч соң? Болар - балалар, яшүсмерләр, йөкле хатыннар, иммунитеты йомшак булган яки бронхиаль астма, хроник бронхит, хроник обструктив үпкә авыруы, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, хроник бөер авырулары, эчүчелек, наркомания, ВИЧ-инфекция авыруларына дучар булган һәм башка категория кешеләр.

Әлмәттә туберкулез белән авыру статистикасы ниндирәк? 2014 елда ул 100 мең яшәүчегә исәпләгәндә 60,6 булды. 2013 елда исә 48,9 иде. Агымдагы елның тулы булмаган өч ае эчендә генә дә инде 13 авыру тер-кәлде, өч кеше кабаттан авырый башлады. Аларның күбесе табибларга туберкулезның азган, озак дәваламаган формалары белән мөрәҗәгать итте. Шулай итеп, районда эпидемиологик хәл киеренке булып кала дип әйтергә тулы җирлек бар. Менә шуңа да профилактика максатында флюорография тикшерүләрен ел саен үтәргә кирәк, ә куркыныч янаган төркемгә керүче кайбер категория кешеләр өчен хәтта елына ике тапкыр, ягъни һәр алты ай саен үтү дә артык түгел. Чөнки профилактик флюорография тикшерүе вакытында туберкулез гына түгел, башка үпкә авырулары, барыннан да элек үпкә яман шеше дә ачыклана.

Реклама

Тагын шунысы бар һәм бу иң аянычы да: 2014 елда профилактик флюорография тикшерүеннән соң контрольгә алынучыларның берсе дә, участок табибларының күп тапкырлар чакыруларына карамастан, кабат тикшерелү өчен шифаханәгә килмәде. Агымдагы елның тулы булмаган өч аенда гына да җиде кеше күкрәк читлегендәге төрле авыруларга шик туып контрольгә алынды, тик алар да тикшерелергә килмиләр. Бу хәл табибларда аеруча зур борчу тудыра.

Шәһәрдә яшәүчеләр еш кына шундый сорау бирә: туберкулезның ачык формасына дучар авыру белән контактка кергән очракта нишләргә? Барыннан да элек, чираттан тыш флюорография тикшерүе үтәргә, гомуми кан һәм бәвел анализы, какырык анализы тапшырырга, кирәк булган очракта туберкулин пробалары бирергә киңәш итәбез. Микобакте- рияләр бүлеп чыгаручы кеше белән контакт булганда һичсүзсез профилактик дәвалау курсы үтәргә кирәк - бу авыру йоктырудан саклап калачак.

Нинди генә очрак булса да, кеше шуны белеп торырга тиеш: дәвалау никадәр алда башланса, ул шулкадәр уңышлырак була. Дәвалауның озынлыгы исә авыруның формасына һәм стадиясенә бәйле. Ләкин ул өзеклекләрсез булырга тиеш. Шулай бул- маганда туберкулезга каршы препаратларга бирешмәүчәнлек китереп чыгара.

Туберкулезны кисәтүдә һәм дәвалауда уңышның нигезе - ул хәмерсез, наркотикларсыз, тәмәкесез сәламәт яшәү рәвеше алып бару, тулыкыйммәтле баланслы туклану һәм эзлекле рәвештә профилактик тикшеренү- ләр үтеп тору.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: