Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тикшерүчеләр эшләп җиткерми

Россиядә кылынган һәр икенче җинаять ачылмыйча кала, дип белдерде шушы көннәрдә узган Россия Эчке эшләр министрлыгы утырышында Президент Владимир Путин.

"Илдә җинаятьләрнең якынча 45 проценты ачылмый кала икән. Бу эчке эшләр органнарының тиешле дәрәҗәдә эшләмәве хакында сөйли", - диде ул бу хакта. Шул уңайдан Президент тикшерү эшенең сыйфатын арттыруга аерым игътибар бирергә кушты. 2012 елда илдә террорчылык белән бәйле 637 җинаять кылынган. Һәр өченче җинаять җәмәгать урыннарында кылына икән.

Аннан илдә исерек машина йөртүчеләр аркасында килеп чыккан юл юл-транспорт вакыйгаларының да артуы күзәтелә. 2012 елда 203,6 мең юл-транспорт вакыйгасы булса, аларда 28 мең кешенең гомере өзелгән 258,6 мең кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Президент бу хәлнең дә бик кискен булуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса