Әти-әнисенең пенсиясен арттырган
Пенсия фондының Зәй районы буенча идарәсендә бүлек начальнигы булып эшләгән бер ханым мошенниклыкта гаепләнә.
Ул идарәдә эшләгән вакытта үз ата-анасының керем дәрәҗәсен арттырып язган. Шул юл белән тегеләре 2000-2014 елларда 470 мең сумга күбрәк пенсия алганнар. Ханым гаебен таныган. Гаеплегә карата җинаять эше кузгатылып, ул 220 мең сум штрафка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа