Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти кеше үз улларын суйган

63 яшьлек ир үзенең улларын үтергән. Уллары беркайда да эшләмәгән һәм спиртлы эчемлекләр куллана торган булган.

Чаллыдагы канлы вакыйга болай була: 25 яшьлек егет өенә исереп кайта да, ишек ачык булмаган өчен әтисенә яный башлый. Әтисе куркып, өйдәге пычакны эләктереп, подъездга чыга һәм улына кимендә 10 тапкыр пычак белән кадый. Аннан өенә кереп, йоклап яткан 35 яшьлек улын суеп үтерә. Әтиләре айнык була. Ашыгыч ярдәм машинасы һәм полицияне дә үзе чакырта. Әни кеше бу вакытта эштә була. Уллары үлеме турында өйгә кайткач кына белә.

Ике улын үтергән әти кешене 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса