Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татарстан халык 5G челтәрен куллануга әле әзер түгел"

Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткән.

“Татарстан 5G челтәрен гамәлгә кертүгә техник яктан әзер, әмма халык бу ресурслардан файдаланырга әзер түгел. Аларның әлегә яңа төрле челтәрне бәяләү мөмкинлеге юк, чөнки 5G сигналын кабул итү мөмкинлеге булган техник чаралар базарга күпләп килми. 5G челтәренең ешлык диапазоны 4G челтәрендәге кебек үк: ул кешеләрнең сәламәтлегенә йогынты ясамый”, - дип сөйләгәе “МТС” ААҖ техник директоры Виталий Кошелев.

Министрлыкта билгеләп үткәнчә, челтәрләрнең коммерция ягыннан тарату турында сөйләргә иртәрәк, чөнки кулланучылар базары 5G челтәрен массакүләм кабул итәргә әзер түгел әле.

Фото:Михаил Захаров

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса