Җәмгыять

Террорга каршы комиссия иминлек чараларын барлады

Башкарма комитетта май бәйрәмнәрендә иминлек мәсьәләләре тикшерелде. Террорга каршы комиссия әгъзалары тәртип һәм хокук бозуларны кисәтү, шулай ук террорга каршы чаралар турында фикер алышты.

Әлмәт полиция бүлеге мәгълүматларынча, җәмәгать тәртибен саклауга шәхси состав тулысы белән һәм халык дружиналары җәлеп ителәчәк. Ташландык корылмалар, подваллар һәм чардаклар да игътибар үзәгендә булачак.

Озын ялларда халык гадәттә табигать кочагына ашкына. Тик шуны онытмаска кирәк 15 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы режим гамәлдә. Урманнарда гына түгел, җайлаштырылган чишмә буйларында да учак ягу тыела.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Террорга каршы комиссия иминлек чараларын барлады
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Җәмгыять