Әлмәт таңнары

Территориаль үзидарә советлары (ТОС) эшенә бәя бирделәр

Кы­зык бу адәм ба­ла­сы. Ях­шы­лык­ны ти­еш дип ка­бул итә, ә на­чар­ны хә­те­рен­дә озак сак­лый. Шә­һәр­не тө­зек­лән­де­рү то­ры­шы бе­лән та­ны­шып йөр­гән­дә шу­ны­сы ае­ру­ча игъ­ти­бар­ны җә­леп ит­те.

Нефть­че­ләр ура­мы, 35 нче йорт­та (2 нче ТОС, "Тат­нефть-Мех­сер­вис") яшәү­че­ләр­не ге­нә алыйк. Йорт кар­шы­на җә­ел­гән ас­фальт­ка ку­а­на­сы урын­да, бер­сен-бер­се бүл­де­рә-бүл­де­рә зар­ла­ныр­га то­тын­ды­лар. "Шу­лай ук үз­гә­реш юк­мы­ни соң?" - дип со­ра­гач кы­на, пен­си­о­нер Ма­рия Фа­ты­хо­ва: "Җит­меш бе­рен­че ел­дан бир­ле мон­дый уңай­лык күр­гән юк иде", - дип ис­кәрт­те. "Ба­ла­лар­ны мәк­тәп­кә итек­тән оза­та идек", - дип ис­кә ал­ды күр­ше­лә­ре дә. Югый­сә, әле­ге тер­ри­то­ри­аль иҗ­ти­ма­гый со­вет юл­ла­рын тө­зек­лән­де­рү­гә ида­рә­че ком­па­ния 4,5 млн сум ак­ча са­рыф ит­кән.

Исем үз­гә, мак­сат шул. Бе­рен­че көн

80 нче ел­лар­да СПК, ан­нан соң ТОСМС, бы­ел­дан ТОС (тер­ри­то­ри­аль иҗ­ти­ма­гый со­вет) бу­ла­рак бил­ге­ле җир­ле үзи­да­рә би­лә­мә­лә­рен тө­зек­лән­де­рү­гә ел са­ен мил­ли­он­ла­ган ак­ча то­ты­ла. Бы­ел нефть­че­ләр ге­нә 50 млн сум өлеш чы­гар­ган. Тер­ри­то­ри­аль иҗ­ти­ма­гый со­вет­лар­га бил­ге­лән­гән за­вод­лар, баш­ка сә­нә­гать предп­ри­я­ти­е­лә­ре, му­ни­ци­паль предп­ри­я­ти­е­ләр та­ра­фын­нан 15 млн сум­лык эш баш­ка­рыл­ган. Өс­тә­ве­нә, Та­тарс­тан Пре­зи­ден­ты ише­гал­ла­рын­да­гы юл­лар­ны яңар­ту­га дип 30 млн сум ак­ча бү­леп бир­гән.

Га­дәт бу­ен­ча, бу ва­кыт­та ра­йон баш­лы­гы рә­ис­ле­ген­дә­ге ко­мис­сия ТОС­лар­да тө­зек­лән­де­рү ба­ры­шы бе­лән та­ны­ша. Алар­ның са­ны бү­ген­ге көн­дә 36. Шу­лар­ның яр­ты­сын­нан ар­ты­гы нефть­че­ләр ка­ра­ма­гын­да. Та­ны­шу да шун­дый­лар­ның бер­се - 9б ТОС би­лә­мә­сен­нән баш­лан­ды. Баш предп­ри­я­ти­е­се - "Әл­мәт­нефть" ида­рә­се яр­дә­ме бе­лән Ра­ди­щев ура­мы, 20 нче йорт ише­гал­ды­на ас­фальт тү­шәл­гән. Язын агач­лар утырт­кан­нар. Көз кер­гәч, та­гын 30 төп­кә арт­ты­рыр­га ни­ят­ли­ләр. Шу­лай ук көн­кү­реш кал­дык­ла­ры өчен мәй­дан да ясат­мак­чы­лар. Бы­ел би­ре­дә 3 млн 600 мең сум ак­ча үз­ләш­те­ре­лә­чәк. Мә­җит Са­ли­хов та ТОС­ның нә­ти­җә­ле эш­лә­вен ис­кәрт­те. Ә ме­нә ида­рә­че ком­па­ни­я­гә ише­гал­дын­да­гы чүп үлән­нәр­не да­и­ми ча­бып то­ру­ны, кир­тә­ләр­нең бу­я­вын яңар­ту­ны йөк­лә­де.

Чи­рат­та­гы тук­та­лыш - 9а ТОС би­лә­мә­лә­рен­дә. "Тат­нефть-Хим­Сер­вис" җәм­гы­я­те 1500 мең сум­га Ки­ров, 38 - Се­вас­то­польс­кая, 6 йорт­ла­ры ара­сын­да­гы юл­ны тө­зек­лән­дер­гән. Шеф­ла­ры ая­ныч хәл­дә­ге та­гын бер урам­ны ки­лә­се ел­га яңар­та­чак­ла­ры­на ышан­дыр­ды.

Ши­ка­ять бар. ТОС­ка тү­гел, ЖЭУ­га

8а ТОС­ка җа­вап­лы УПТЖ ППД бы­ел Ле­нин ура­мы, 63, 61, 59 нчы йорт ише­гал­ла­рын­да 1 млн сум­га тө­зек­лән­де­рү, ма­ши­на кую урын­на­ры­на ас­фальт тү­шәү, йорт ти­рә­лә­рен ны­гы­ту, подъ­езд ян­на­рын яңар­ту, шу­лай ук ас­фальт җи­ме­рел­гән урын­нар­ны ямау ке­бек эш­ләр план­лаш­ты­ра. Ко­мис­сия йөр­гә­нен кү­реп чык­кан ха­лык­ның иҗ­ти­ма­гый со­вет­ка го­зе­ре юк. Ида­рә­че ком­па­ния эшен­нән, тө­гә­ле кы­шын җы­лы­лык сис­те­ма­сы­ның на­чар эш­лә­вен­нән зар­лан­ды алар.

- Ле­нин ура­мы, 57, 59, 61, 63 нче йорт­лар­да җы­лы­лык 15 гра­дус­тан да кү­тә­рел­ми. Ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү­гә без дә ла­ек­тыр бит, - дип мө­рә­җә­гать ит­те бер ха­ным.

Әл­мәт шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ни­ко­лай Бог­дан­чи­ков шун­дук әле­ге хәл­не җен­тек­ләп тик­ше­рер­гә күр­сәт­мә бир­де. Ә ме­нә ка­пи­таль тө­зек­лән­де­рү­гә өмет­лә­нер­гә ни­гез юк. Чөн­ки ал­да атал­ган йорт­лар­ның һәм­мә­сен­дә ком­му­наль тү­ләү­ләр бу­ен­ча 700 мең сум­га ка­дәр бу­рыч җы­ел­ган.

8 нче ТОС би­лә­мә­лә­рен­дә яшәү­че­ләр шеф­ла­ры­на рәх­мәт­ле бу­лыр. Ише­гал­дын­да­гы юл­лар­ны яңар­ту, буяу, чә­чәк­ләр утыр­ту ке­бек эш­ләр бе­лән бер­рәт­тән баш предп­ри­я­тие - Әл­мәт тор­ба за­во­ды - Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да кат­наш­кан Җәү­дәт Ман­на­нов һәм Әнәс Кә­ри­мов­лар­ның фа­тир­ла­рын­да ишек-тә­рә­зә­ләр­гә ка­дәр алыш­тыр­ган. Күп­тән тү­гел мик­ро­ра­йон­да яшәү­че аз тәэ­мин ител­гән га­и­лә­ләр­дә тәр­би­я­лә­нү­че ба­ла­лар­ны Би­ләр­гә сә­я­хәт­кә җи­бәр­гән. Бы­ел за­вод 17 нче мәк­тәп аш­ха­нә­се­нә кос­ме­тик ре­монт, ка­на­ли­за­ция алыш­ты­ру, акт­лар за­лын­да тә­рә­зә яңар­ту өчен 500 мең сум ак­ча бү­леп би­рә. 8 нче ТОС эш­чән­ле­ген­дә - ЖБИ, "Де­вон-Кре­дит" та ак­тив кат­на­ша икән.

- Үзи­да­рә тер­ри­то­ри­я­сен­дә эш­ләү­че ке­че ком­мер­ция предп­ри­я­ти­е­лә­ре дә ише­гал­ды бәй­рәм­нә­рен уз­дыр­ган­да, Өл­кән­нәр кө­не, Җи­ңү бәй­рә­ме ке­бек ча­ра­лар­да игъ­ти­бар­сыз кал­дыр­мый, - дип ис­кәрт­те аның мө­ди­ре З. Жу­ко­ва.

"Сис­те­ма-Сер­вис" ида­рә­че ком­па­ни­я­се бы­ел 1 нче ТОС ише­гал­ла­рын тө­зек­лән­де­рү­гә 4 млн 500 мең сум ак­ча бү­леп би­рә. Рейд ба­ры­шын­да ас­сы­зык­лан­ган­ча, би­ре­дә 10 ел элек шеф­ла­ры ас­фальт­ны яңарт­кан бул­ган. Лә­кин Шев­чен­ко ура­мын­нан язын кар, җә­ен яң­гыр су­ла­ры агып, юл өс­ле­ген ярак­сыз хәл­гә ки­те­рә.

Юл­га ту­лы­сын­ча ас­фальт тү­шәү, чо­кыр­лар­ны ямау, бор­дюр­лар кую, ке­че ар­хи­тек­ту­ра фор­ма­ла­рын яңар­ту ке­бек эш­ләр 16 нчы (УТТ-3) һәм 16а ТОС ("Неф­те­газ") би­лә­мә­лә­рен­дә дә дә­вам итә.

Шә­һәр­дә парк­лар ар­та

"Ра­ди­оп­ри­бор" за­во­ды үз ка­ра­ма­гын­да­гы ише­гал­ла­рын ба­ла­лар уен мәй­дан­чы­гы, кер элү урын­на­ры һәм эс­кә­ми­я­ләр бе­лән тәэ­мин итәр­гә план­лаш­ты­ра. Бы­ел Га­фи­я­тул­лин ура­мын­нан 18 нче мәк­тәп уку­чы­ла­ры­на йө­рер­гә уңай­лы бул­сын дип сук­мак­ка брус­чат­ка тү­шә­гән­нәр. Уку йор­ты­на исә ко­рыч кап­ка ко­еп куй­ган­нар. Әле­ге мәк­тәп­кә бү­ләк мо­ның бе­лән ге­нә тә­мам­лан­мас, ах­ры. Шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се шу­шы мәк­тәп­не тә­мам­ла­ган эко­ло­гия де­пар­та­мен­ты баш­лы­гы Ил­дар Зин­нә­тул­лин­га "Үз мәк­тә­бе­ңә яр­дәм ит" ак­ци­я­се кы­са­ла­рын­да таш сук­мак янын­да кеч­ке­нә ге­нә ск­вер ясар­га тәкъ­дим ит­те.

12а ТО­Сы шеф­ла­ры "Тат­нефть-Энер­го­сер­вис" яр­дә­ме бе­лән шу­лай ук күз­гә кү­ре­нер­лек үз­гә­реш­ләр ки­че­рә. Шу­лар­ның бер­се - 21 нче мәк­тәп кар­шын­да­гы ка­дет пар­кы. ТОС мө­ди­ре Ни­ко­лай Жал­нин сүз­лә­рен­чә, мәк­тәп­тә бе­рен­че ка­дет сый­ныф­ла­ры ачыл­гач, мә­га­риф уча­гы кар­шын­да парк­ка ни­гез са­лу ни­я­тен ул ва­кыт­та­гы ди­рек­тор Әл­фия Әбү­нә­гый­мо­ва кү­тә­реп чы­га һәм парк бу­ла­чак урын­га агач­лар утыр­та­лар. Бы­ел исә баш предп­ри­я­тие парк­ка ас­фальт юл­лар са­лу, як­тыр­ту, эс­кә­ми­я­ләр, ба­ла­лар уен комп­лек­сы, спорт мәй­дан­чы­гы бул­ды­ру өчен 2 млн сум ак­ча бү­леп бир­гән.

- Парк­та шу­лай ук ка­һар­ман-пи­о­нер­лар ал­ле­я­сы бул­ды­ру хы­я­лы бар, - дип план­на­ры бе­лән ур­так­лаш­ты Ни­ко­лай Жал­нин. - Яшь бу­ын Бө­ек Җи­ңү­дә өл­кән­нәр­нең ге­нә тү­гел, ба­ла­лар­ның да өле­ше бу­лу­ын бе­леп тор­сын.

Юл­лар, юл­лар, ин­де ни­чә ел­лар...

5а иҗ­ти­ма­гый со­ве­ты би­лә­мә­лә­рен­дә әле үз­гә­реш­ләр си­зел­ми. "Тат­неф­теп­ром" вә­ки­ле бы­ел Ле­нин ура­мы, 50 - Җә­лил, 20 нче йорт ише­гал­дын­да җи­ме­рек юл­лар­ны ямап чы­гар­га план­лаш­ты­ра. Баш предп­ри­я­тие вә­ки­ле әле­ге мак­сат­ка 400 мең сум ак­ча бү­ле­нә­чә­ген ис­кәрт­те.

"Тат­нефть-Әл­мәт­Рем­Сер­вис" бү­ген 18 нче ТОС би­лә­мә­лә­рен­дә юл­лар­ны ки­ңәй­теп, җәя­ү­ле­ләр йө­ри тор­ган урын­га ас­фальт тү­шәү бе­лән мәш­гуль. Шу­лай ук ике урын­да кер элү мәй­дан­чы­гы ясар­га план­лаш­ты­ра­лар. Җәм­гы­се бы­ел шеф-предп­ри­я­тие тө­зек­лән­де­рү­дә 1,8 млн сум үз­ләш­те­рә.

Реклама

3а ТО­Сын­да "АР­СУ" юл­лар тө­зек­лән­де­рү­гә 1 млн сум ак­ча бү­леп би­рә. Ә 3 нче ТОС би­лә­мә­лә­рен­дә мо­ңар­чы иң кү­ләм­ле (2000-2013 ел­лар­да 50 млн сум­га якын ак­ча җә­леп ител­гән) эш баш­кар­ган "Ел­хов­нефть" бы­ел җи­де ише­гал­дын­да җи­ме­рек юл­лар­ны ямап куй­ган. Бу га­мәл­гә ге­нә дә алар 2,5 млн сум ак­ча са­рыф ит­кән. Мон­нан тыш, ба­ла­лар мәй­дан­чык­ла­рын­да ке­че ар­хи­тек­ту­ра фор­ма­ла­ры, агит­сәх­нә яңар­тыл­ган. Хә­зер "С­пар­так" яшүс­мер­ләр клу­бын­да тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре ба­ра. Ба­ла­лар­га тен­нис өс­тә­ле һәм баш­ка җи­һаз­лар алын­ган.

"Я­маш­нефть" ида­рә­се Шев­чен­ко ура­мы, 3 нче йорт (6 нчы ТОС) ар­тын тәр­тип­кә ки­те­рә­чәк. Җи­ме­рек га­раж кал­дык­ла­рын чы­га­рып, ас­фальт тү­шәп, ба­ла­лар мәй­дан­чы­гы, кер элү уры­ны, көн­кү­реш кал­дык­ла­ры кон­тей­нер­ла­ры өчен урын әзер­ләү ка­ра­луы ту­рын­да ко­мис­си­я­не де­пу­тат Ни­ко­лай Боч­ка­рев та­ныш­тыр­ды. Бу мак­сат­лар­га "ЯН" 3 млн сум ак­ча би­рә. Масш­таб­лы тө­зек­лән­де­рү баш­ла­ган­чы "Во­до­ка­нал" үт­кәр­геч­лә­рен алыш­ты­ру - әле­гә­чә эш­кә ке­реш­мәү­нең бер сә­бә­бе бу­ла­рак атал­ды.

"ТНГ-Ал­ГИС" Фәх­рет­дин ура­мы 65 нче йорт (6а ТО­Сы) кар­шын тө­зек­лән­де­рү­гә алы­на. "Тат­нефть­газэш­кәр­тү" ида­рә­се исә Ту­кай прос­пек­ты, 19-23 нче йорт­лар кар­шын­да эш баш­ла­ган. 4 нче ТОС­ка ка­ра­ган бу ише­гал­дын­да 1,5 млн сум­га алар юл өс­ле­ге тү­ши, йорт­ка ке­рү урын­на­рын һәм ни­гез ти­рә­лә­рен ны­гы­та. Әле­ге ише­гал­дын­да­гы иң ак­тив ха­ным­ның ба­ла­лар мәй­дан­чы­гы ар­тын­да­гы тар сук­мак­ка да ас­фальт җәю ту­рын­да­гы үте­не­че­нә алар уңай җа­вап бир­де.

Икен­че көн. Ты­рыш­лык ур­так бу­лыр­га ти­еш

Тер­ри­то­ри­аль иҗ­ти­ма­гый со­вет­лар бе­лән та­ны­шу­ы­ның икен­че кө­нен ко­мис­сия "Им­пульс" яшүс­мер­ләр клу­бын­нан баш­ла­ды. "Та­тА­ИС­нефть" (13 нче ТОС) бү­ген­ге көн­дә клуб­ны һәм җә­мә­гать тәр­ти­бен сак­лау пунк­тын тө­зек­лән­де­рә. Шу­лай ук ише­гал­ла­рын­да 3 мең кв.м мәй­дан­да юл­лар­ны яңар­тыр­га ни­ят­ләү­лә­рен әйт­те­ләр. 1,5 млн сум­га тө­шә­чәк эш­ләр­не алар ав­густ ур­та­ла­ры­на тә­мам­лар­га ышан­дыр­ды. Ише­гал­ла­рын тәр­тип­тә то­ту­ны ТОС­лар җил­кә­се­нә ге­нә кал­ды­ру дө­рес тү­гел. Тель­ман ура­мын­да ра­йон баш­лы­гы "Аль­янс плюс" ида­рә­че ком­па­ни­я­сен тән­кыйть­лә­де. Йорт фа­сад­ла­рын буяу, ко­ры­ган агач­лар­ны ки­сү, туз­ган эс­кә­ми­я­ләр­не алыш­ты­ру нәкъ ме­нә ком­му­наль хез­мәт күр­сә­тү­че­ләр эше. Бу хак­та һәм яшә­гән ти­рә­лек­не тәр­тип­тә то­ту­га ха­лык­ны да җә­леп итү за­рур­лы­гын Мә­җит Са­ли­хов рейд ба­ры­шын­да бер ге­нә ис­кәрт­мә­де. Аның чи­рат­та­гы­сы 21а ТО­Сы­на тук­тал­гач бул­ды. Шәх­си йорт­лар ти­рә­сен­дә адәм би­ек­ле­ге үс­кән чүп үлән­нәр­гә иша­рә­ләп, ул үзи­да­рә мө­ди­ре Ра­мил Аб­дул­лин­га мик­ро­ра­йон хал­кы бе­лән ты­гыз элем­тә­дә эш­ләү ки­рәк­ле­ген ис­кәрт­те. Ә мө­дир исә ТОС­ның баш предп­ри­я­ти­е­се бул­мау сә­бәп­ле би­лә­мә­не чис­та­лык­та то­ту кат­лау­лы бу­лу­ы­на ба­сым яса­ды. Баш­лык бу мәсь­ә­лә­не хәл итү­дә яр­дәм­гә ышан­дыр­ды. Ко­мис­сия йө­рү­ен кү­реп чы­гу­чы­лар тө­бәк җи­тәк­че­се­нә йорт са­лу ни­я­те бе­лән Ком­со­мол ура­мы ар­тын­да­гы чиш­мә­не кү­мү­лә­рен­нән зар­лан­ды, шу­лай ук Та­һи­ров ура­мын ки­ңәй­тү һәм җәя­ү­ле­ләр сук­ма­гы са­лу за­рур­лы­гы ту­рын­да әйт­те.

"Әл­мәт җы­лы­лык чел­тә­ре" бы­ел 7а ТО­Сы тер­ри­то­ри­я­сен­дә 1,2 млн сум үз­ләш­те­рә. Ха­лык со­ра­вы бу­ен­ча 8 Март ура­мын­да­гы 12 нче йорт ише­гал­ды­на ас­фальт тү­шә­гән. Шун­да ук кер элү уры­нын яңарт­кан.

Ур­са­лы­ның үз шар­ла­вык­лы бу­а­ла­ры бу­ла­чак

Әле­ге объ­ект­тан ко­мис­сия шә­һәр чи­те­нә юнәл­де. Ур­са­лы мик­ро­ра­йо­нын­да­гы (22 нче ТОС) эш­ләр­гә "Тат­нефть" 10 млн сум ак­ча бү­леп бир­гән. Баш предп­ри­я­тие - "Бу­ре­ни­е" җәм­гы­я­те ди­рек­то­ры Фә­нил Хә­ми­дул­лин сүз­лә­рен­чә, 5 млн сум­га би­ре­дә фельд­шер­лык-аку­шер­лык пунк­ты тө­зе­лә. 3 млн сум юл­лар тө­зе­ле­ше­нә ка­рал­ган. Мо­ңа өс­тәп, За­реч­ная һәм За­ки­ро­ва урам­на­ры­на вак таш җәю өчен 2 млн сум­га якын ак­ча ка­рал­ган. Су­гыш­та һә­лак бул­ган­нар ис­тә­ле­ге­нә һәй­кәл­не тө­зек­лән­де­рү 1,5 млн сум­га тө­шә­чәк. Ур­са­лы мәк­тә­бе ише­гал­дын­да спорт мәй­да­ны тө­зе­ле­ше ба­ра.

- Шә­һәр шар­ла­вык­лы бу­а­ла­ры бе­лән го­рур­ла­на. Без­нең дә Ур­са­лин­ка ине­ше ти­рә­сен чис­тар­тып, тө­зек­лән­де­реп, бис­тә хал­кы өчен ял уры­ны бул­ды­ру те­лә­ге бар, - ди­де де­пу­тат, ки­лә­чәк план­на­ры бе­лән ур­так­ла­шып. Шу­лай ук һәр урам ба­шы­на эл­мә так­та кую ни­я­тен дә әйт­те. Урын­лы га­мәл бу­ла­чак. Чөн­ки Ур­са­лы­да урам­нар са­ны 40 лап икән! Сүз уңа­ен­да, оч­ра­шу ба­ры­шын­да Ба­хо­рин ура­мын­да­гы 30 карт агач­ны да бы­ел ки­сәр­гә ышан­дыр­ды­лар.

Чи­рат­та­гы тук­та­лыш - 10 нчы ТОС. Би­ре­дә­ге тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре­нә "СМП-Неф­те­газ" бы­ел 1,5 млн сум ак­ча то­та­чак. Атап әйт­кән­дә, Поч­та ура­мын­да җәя­ү­ле­ләр­гә тро­ту­ар яса­я­чак­лар.

Ил­дә­ге ике бә­ла­ең бер­се - юл­лар СУ-2 мик­ро­ра­йо­нын­да нык си­зе­лә. Хә­ер, бу мәсь­ә­лә­дә боз куз­гал­ды. Бы­ел рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да бү­лен­гән 6 млн сум­га якын ак­ча­га Лу­го­вая, Ге­о­фи­зи­чес­кая урам­на­рын­да җи­ме­рек юл­лар тө­зек­лән­де­рел­гән.

Юл са­лу­чы­лар ("Тат­неф­те­дор" ҖЧҖ) ДСРК­да яшәү­че­ләр үте­не­че бе­лән "Юл­чы" пар­кын тө­зек­лән­де­рү­не дә­вам итә. 300 мең сум­га парк­та ба­ла­лар уен мәй­дан­чы­гын саф­ка бас­ты­ру план­лаш­ты­рыл­ган. Шу­лай ук Энер­ге­тик­лар, Шос­сей­ная, Даль­няя, Де­каб­рист­лар, То­ва­ри­щес­кая урам­на­рын­да җи­ме­рек юл­лар­ны яма­я­чак­лар. Баш предп­ри­я­тие 20 нче ТОС­ны тө­зек­лән­де­рү­гә җәм­гы­се 650 мең сум ак­ча бир­мәк­че. Техс­наб бис­тә­сен­дә­ге (15 нче ТОС) Гру­зинс­кая ура­мы юл­ла­рын яңар­ту­га "Тат­неф­тес­наб" ида­рә­се шу­лай ук 650 мең сум өлеш чы­га­ра.

Үлән би­ек, чап­кыч юк

Шә­һәр чи­тен­дә­ге ерак үзи­да­рә­ләр­нең бер­се - 24 нче ТОС мө­ди­ре Нә­си­мә Лю­ба­ви­на ко­мис­си­я­гә Аг­ро­по­се­лок­та яшәү­че­ләр­нең шәх­си иха­та­ла­ры ти­рә­сен да­и­ми тәр­тип­тә то­ту­ла­ры ту­рын­да ис­кәрт­те. Ә ме­нә баш­ка урын­нар­да чүп үлән­нәр­не ча­бу кат­лау­лы. Чөн­ки әле­ге ТОС­ның шеф предп­ри­я­ти­е­се юк. Де­пу­тат­ла­ры­на ба­ла­лар бак­ча­сы бе­лән ТОС­ка бер чап­кыч юнә­тү үте­не­че бе­лән мө­рә­җә­гать тә ит­кән­нәр. Ише­тү­че ге­нә бул­ма­ган.

23 а ТО­Сын­да да хәл­ләр шу­лай­рак. 12 нче то­рак ида­рә­се бу ти­рә ише­гал­ла­рын үз хи­са­бы­на тәр­тип­тә то­та. Ба­ла­лар мәй­дан­чы­гы өчен ке­че ар­хи­тек­ту­ра фор­ма­ла­ры кай­тарт­кан. Был­тыр чә­чәк­тә уты­ру­чы иң ях­шы ише­гал­ла­ры бәй­ге­сен­дә кат­на­шып, ида­рә­че ком­па­ния 3 нче урын­га ла­ек бул­ган һәм шул пре­ми­я­гә ба­ла­лар­га ком­лык, та­ган кай­тарт­кан­нар.

- Рейд­ның икен­че кө­не шу­ны күр­сәт­те: шә­һәр чи­тен­дә­ге Ур­са­лы, СУ-2, РТС бис­тә­лә­рен­дә үз йорт­ла­ры бе­лән яшәү­че­ләр иҗ­ти­ма­гый со­вет­лар эш­чән­ле­ген­дә кат­наш­мый ди­яр­лек. Тө­зек­лән­де­рел­гән, чис­та урам­да яшим ди­сәң, эко­ло­гик ике­ай­лык, са­ни­тар җом­га ке­бек ак­ци­я­ләр­гә чы­гып, өмә­ләр оеш­ты­рып, үз иха­таң ти­рә­сен бул­са да тәр­тип­кә ки­те­рер­гә ки­рәк, - дип ас­сы­зык­ла­ды ра­йон баш­лы­гы, күр­гән­нә­ре­нә йом­гак ясап. - Нефть­че­ләр, за­вод­лы­лар һәм тө­зү­че­ләр­нең шә­һәр­не тө­зек­лән­де­рү­гә керт­кән өле­ше би­хи­сап. Соң­гы ике ел­да игъ­ти­бар шә­һәр үзә­ге­нә ге­нә тү­гел, ка­ла­дан чит­тә­ге мик­ро­ра­йон­нар­га да зур бул­ды.

ТОС­лар­да­гы үз­гә­реш­кә Ләй­лә­гөл МИ­НА­Е­ВА күз сал­ды

Ав­тор һәм Рус­лан Ба­жу­тов фо­то­ла­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: