Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Терлекчелек тармагында гыйнвар ае эшенә йомгак ясадылар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2014 елның гыйнвар ае эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә уздырылды.

Чараны министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып барды. Ул агымдагы елның гыйнвар ае эшенә йомгаклар ясады, республика хуҗалыкларында терлекләрнең кышны ничек уздырулары турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Терлекчелектә токым эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» КУ башлыгы Илсур Закиров терлекләрне үрчетү мәсьәләсе хакында хисап тотты.

Чарага шулай ук терлекчелек буенча консультантлар һәм республика муниципаль районнарының селекция-токым хезмәте башлыклары чакырылган иде.

http://agro.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250