Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Безнең ишегалды» кысаларында быел 1080 ишегалдын тәртипкә китереләчәк

Татарстанның 430 ишегалдында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерү эшләре башланып киткән.

Бу хакта оештыручылар хәбәр иткән.

Быел программа нигезендә  барлыгы 1080 ишегалдын тәртипкә китерергә планлаштыралар.

Аларның барысы да «Төзекләндерү картасы»на төшереләчәк. Карта белән dvor.tatar сайтында танышып була.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан оештырылган «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру вакыты 3 елдан 5 елга кадәр озайтылды.

2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда 6775 ишегалды төзекләндереләчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса