Әлмәт таңнары

Үтерү белән янаган әлмәтле 8 ел гомерен колониядә уздырачак

Әлмәт прокуроры 32 яшьлек ир-атка карата дәүләт гаепләвенә теләктәшлек белдергән. Ир-ат белә торып үтерү белән янау маддәсе буенча гаепләнә.

3 февральдә Ямаш авылында яшәүче әлеге ир-ат белән зыян күргән хатын-кыз арасында спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда көнләшү аркасында тавыш чыга. Хөкем ителүче кулына балта алып, үтерү белән яный һәм балта сабы, үткен өлеше белән суга, аяклары һәм куллары белән тәннең төрле өлешенә кимендә тугыз тапкыр тибә. Хатын-кызга качу мөмкин була. Суд утырышында гаепләнүче гаебен танымый. Суд аны катгый режимдагы төзәтү колониясендә җәза үтәү белән 8 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды, дип хәбәр итә Әлмәт шәһәр прокуратурасы. Моннан тыш прокурор гаризасы нигезендә суд гаепләнүчедән зыян күрүче дәвалануга тоткан чыгымнарны каплатуны йөкли. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: