Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Театр җәмәгатьчелеге “Нәүрүз”гә әзерләнә

2-8 июньдә Казанда төрки халыкларның "Нәүрүз" III халыкара театраль фестиваль-форумы үтәчәк.

III "Нәүрүз" фестивале елдан-ел зурая, географиясе дә киңәя. Хәзер әлеге чараны төрки дөнья мәдәни тормышының иң зур вакыйгаларының берсе дип атарга була.

Быелгы фестиваль-форум кысаларында 36 семинар, 18 тренинг, 7 лекция, 4 мастер-класс уздырылачак һәм 5 спектакль күрсәтеләчәк. Алар арасында камаллыларның "Җәйнең бер көнендә", "Банкрот", "Мулла" спектакльләре бар. Фестивальне П. А. Ойунский исемендәге Саха академия театры "Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым" спектакле белән ачачак. Икенче көнне Саха Олонхо автоном театрының "Удаган кызлар" спектаклен карарга мөмкин булачак. Шулай ук камаллылар "Ричард III" эскизын әзерли.

Быел проектның белем бирү программасы шактый киңәйтелгән. Форумда 5 секция эшләячәк. Болар: актерлык сәнгате һәм практик режиссура; режиссура теориясе, сценография һәм музыкаль театр; курчак театры сәнгате; театраль тәнкыйть һәм заман театры, менеджмент, пиар, хокук белеме. Секциянең төп тренинглары булган "Актерлык сәнгате һәм практик режиссура" дәресләрен Европа күләмендә танылган театр белгечләре - Юрий Альшиц (Германия), Димитрис Тиамис (Греция) һәм Алехандро Пуче (Колумбия) үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250