Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбәнабдуллылар исәп-хисап тотты

Кичә Түбән Абдул авылында җыен булып узды.

Түбән Абдул авылы җирлеге башлыгы Ринат Шәрифуллин чыгышыннан аңлашылганча, узган ел авылда байтак чаралар уздырылган. Арада иң мөһиме - авылда Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә Мемориаль һәйкәл ачылу.

Авылны төзекләндерү юнәлешендә дә шактый гына эшләр башкарылган. Ленин урамына 1 км 200 м озынлыгында асфальт юл салынган. 3 күпер капиталь ремонт программасына кертелгән. 2013 елда халыктан 30 мең литр сөт җыеп тапшырылган, шуның өчен 150 мең сум күләмендә субсидия бирелгән. Проблемалар да юк түгел. Төбәктә битум ятмалары үзләштерелә башлаганнан бирле авылның сулыклар составы үзгәргән. Җыелышка килүчеләр суүткәргечләрдән килгән суның эчәргә яраксыз икәнлеге турында берничә ел чаң суга, ләкин алынган экспертизалар әлеге нәтиҗәләрне дәлилләми. Кешеләр иртәнге яктан күкерт исенең бик нык булуыннан да зарланды. Җыелышта авыл халкы исеменнән ачык хат язып, кешеләрдән имзалар җыеп, аны нефтьчеләргә дә, берничә вәкаләтле органнарга да җибәрү турында карар кабул ителде. Авылда утызлап эшсез исәпләнә. Яшьләр арасындагы тәртипсезлек тә зур борчыу тудыра.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов авыл җирлегенең 2013 ел дәвамында башкарган эшен канәгатьләнерлек дип бәяләде, агымдагы елда планлаштырылган эшләрне башкарып чыгуда уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250