Түбән Мактамага “инглиз”ләр җыелды
Түбән Мактамадагы 2 нче урта мәктәптә инглиз теле укытучыларының төбәкара семинары булып узды.
Анда Әлмәтнең, Лениногорскиның "Алгарыш" гранты җиңүчеләре катнашты. Мөгаллимәләр укучыларны чит телләргә өйрәтүдә заманча алымнар турында фикер алышты. Якташларыбыз уздырган мастер-класслар һәркемнең югары бәясенә лаек булды. Шулай ук 2, 3, 7, 10 нчы сыйныф укучылары башкаруында инглиз телендә җырлар, Шекспир сонетасыннан өзек яңгырады. 11 нче сыйныф укучылары сәхнәләштергән "Гамлет" трагедиясеннән өзек семинарның йөзек кашы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа