Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Мактамада гомер кичерүче Зәрига Шәйдуллинага 101 яшь тулды!

Кичә аны котларга ветераннар советы, социаль яклау, Мактама җирле үзидарә советы һәм "Забота" фонды вәкилләре килде.

Зәрига әбинең 5 баласы исән, бүген ул улы Расих һәм килене Рәсимә тәрбиясендә гомер кичерә. Зәригә әбинең озын гомер серенең берсе- тынычлыкта һәм Аллага ышанып яшәүдә. Ул әле һаман биш вакыт намазын калдырмый, быел да ураза тоткан. Шигъри җанлы Зәрига әби әле дә бәетләр иҗат итә. Килгән кунакларга да ул сугыш турында язган бәетен сөйләп күрсәтте. Ире Сәет Бөек Ватан сугышыннан исән кайта, әмма 1977 елда үлә. Зәрига әби тол калса да, балаларын белемле итә, олы тормышка аяк бастыра. "Дөньяларыбыз имин булсын, һәркемгә тигез тормыш телим! Барча кеше бүген юлларда, һәммәгезгә дә хәерле юллар насыйп булсын!" - ди Зәрига әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса