Түбән Мактама юлында авария
Бүген Әлмәттә Түбән Мактама бистәсеннән чыгу юлында автобус катнашында юл-транспорт вакыйгасы була. Әлмәт-Лениногорск маршруты буенча баручы йөк машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә алты кеше зыян күрә.
Автобуста барлыгы 13 кеше була, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы. Имгәнүчеләр медсанчастька китерелә.
Фото МЧС сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа